-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Чир йоктырмыйм дисәң!
Көзнең суык яңгырлы көннәрендә шәһәр кешеләренең күбесе салкын тидерә яки грипп йоктыра. Үзе дә белмәстән авыру чыганагына әйләнә, инкубацион период вакытында үзен яхшы хис итеп эшкә, университетка, мәктәпкә бара, транспортта йөри, шуңа күрә көз-яз көннәрендә авыручылар саны бик арта.
Көз көннәрендә чир йоктырмас өчен иммунитет нык булырга тиеш. Иммун системасы нык булсын өчен:
1) Йокыңны туйдыр. Иртәрәк ятырга тырыш. Йокларга берничә сәгать кала ашама, ятар алдыннан телевизор карамаска һәм телефонда утырмаска тырыш. Дөрес итеп ял итәргә өйрән.
2) Саф һавада күбрәк булырга тырыш. Берәр күңелле компания табып көзге паркта йөреп кер. Бу кәефеңне күтәрер һәм чирләмәскә ярдәм итәр. Җылы киенергә онытма.
3) Дөрес туклан. Көз көне күбрәк аксым булган ризыкка өстенлек бир. Яшелчә, җиләк-җимеш (бигрәк тә С витамины күп булган апельсин, грейпфрут, гранат һ.б.) һәм ашлар аша. Тәмле итеп тукланырга тырыш.
4) Җылы эчемлекләрне күбрәк эч. Көзнең суык көнендә юрганга төренеп, кайнар гөлҗимеш яки ромашка чәе, имбирьле, баллы, лимонлы чәй, вареньелы чәй яки кайнар шоколад белән какао эчеп яңгыр явуын карап тору үзе бер ләззәт.
5) Үзең белән өстәмә бер пар оек йөрт. Көз еш кына яңгырлы була. Аяк киеме чыланса тиз генә носкины алыштыру чирләмәскә ярдәм итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз