ЧИРКӘҮДӘ - СЫЕР АБЗАРЫ
Спас районының ике авылында архитектура һәйкәлләрендә сыер абзары һәм ашлык складлары ясаган өчен, фермерны җаваплылыкка тартулары ихтимал.
Спас районының ике авылында архитектура һәйкәлләрендә сыер абзары һәм ашлык складлары ясаган өчен, фермерны җаваплылыкка тартулары ихтимал.
Район прокуроры Глеб Тимофеев объектларда булды. Мәгълүматлар расланды.Танкеевка авылында Троицк чиркәве склад сыйфатында файдаланыла, ә Ширбәт авылында изге князь Михаил Тверский чиркәвендә сыер абзары ясаганнар.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Танкеевка авылы фермер хуҗалыгы башлыгына карата РФ мәдәни мирас объектларын саклау турындагы законны бозган өчен административ эш кузгатылган. Аңа 20 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.
Чиркәүдә сыер абзары ясаган икенче кешегә карата тикшерү материалларын ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына җибәргәннәр.
Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосы Полянка һәм Красная Слобода авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләреннән гаепле затларны җәзага тартуны таләп итте.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев