-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП
Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
“Кармыш яугирләре – тарихларда калган батырлык” дип исемләнгән бу китап - Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Автор үзе язганча;
Әлеге китап Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Кармыш авылыннан, аның “игезәкләре” Әшәлче (Яшәүче) һәм Саклык, чуваш Братство поселокларыннан яу кырларында, хәрби госпитальләрдә, дошман концлагерьларында илебезне яклап тәмуг утларын кичкән, санап бетергесез михнәтләр, газаплар күреп һәлак булган һәм аннан Җиңү яулап кайта алган авылдашларыбызга, тылда сеңерләре тартылып өзелгәнче эшләгән иң гүзәл хатын – кызларыбызга, әби бабаларыбызга, балачаклары кырда узган “малай-кызларга” багышлана.
Китап туе 23 гыйнвар көнне Кармыш авыл мәдәният йортында уздырылачак. Яңа басма авторы хезмәтен авыл халкы хозурына тапшырачак.
Кармыш авыл җирлеге Әшәлче (халык телендә Яшәүче) авылында туып үскән, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә гомер итүче Дамир Таҗиев бик күп китаплар авторы. 2019 елның җәендә, югалган Саклык авылы турында “Тамырларым синдә, Саклыгым” дип аталган китап тәкъдим ителгән иде, ди Чирмешәннең Үзәк китапханә хезмәткәре Әлфинә Батыршина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз