Логотип Идель
Яңалыклар

ЧИРМЕШӘН ЕГЕТЛӘРЕ МЕДАЛЬЛЕ БУЛДЫ!

Татарстан быел юбилейларга бай булды. Чирмешән районы да гөрләтеп 90 еллыгын билгеләп узды. Әлеге уңайдан районда истәлекле медаль дә гамәлгә куелды!

Татарстан быел юбилейларга бай булды. Чирмешән районы да гөрләтеп 90 еллыгын билгеләп узды. Әлеге уңайдан районда истәлекле медаль дә гамәлгә куелды! Олуг бүләк белән иң лаеклылар гына бүләкләнде.

Автор фотолары

Һәркемгә үзенең туган ягы кадерле, бигрәк тә туган авылы. Буй җитеп кем кайда гына тормышын корса да, гомер буе бәләкәй генә авылын, аның табигатен, кешеләрен сагынып яши. Төпләнеп яшәгән җирендә якташларын, фикердәшләрен эзли. Казанда Татарстан районнары якташлык җәмгыятьләре төзелгән, аларның төрле дәрәҗәдә эшли торганнары бар.

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова җитәкләгән Чирмешән якташлар җәмгыяте - алар арасында иң активларының берсе. Биредәге очрашуларда райондагы үзгәрешләр, уңышлар, шулай ук хәл ителеп җитмәгән һәр мәсьәлә уртага салып сөйләнелә.

Быел Чирмешән районына 90 ел. Шушы күркәм юбилей уңаеннан районда көз аенда ук зур бәйрәм оештырылган иде. Район үз якташларын үзәк мәйданга  җыеп тантаналы чара уздырды.

Ә инде бәйрәм елына нокта кичә Казанда куелды. Казандагы якташлар “Татмедиа” бинасына җыелып Чирмешәннең күренекле шәхесләре белән җылы кичә оештырды. ТР Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфат әфәнде Шәйдуллин республика күләмендә абруй казанган, район данын таныткан шәхесләргә “Татарстан Республикасы Чирмешән районына 90 ел” истәлекле медале белән бүләкләде.

Очрашуда Чирмешән районын озак еллар җитәкләгән, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чирмешән муниципаль Советы депутаты Минсәгыйть Шакиров район тарихыннан гыйбрәтле сәхифәләр сөйләде.

Раушания Сәүбәнова җәмгыять яңалыклары белән таныштырды. Җыр, гармун моңы белән үрелеп барган кичәдә һәркем үз тормышы, туган якка булган мәхәббәтләре хакында да бәян итте. Шулай ук, быел арабыздан китеп барган шәхесләрне дә искә алдылар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев