Логотип Идель
Яңалыклар

Чит ил белгечләре Татарстандагы сайлау тәҗрибәсен өйрәнә

Россия тәҗрибәсе – иң дөрес тәҗрибә. Сүрия Гарәп Республикасының Халык Советы депутаты Самир Хаджар безнең илдәге сайлау системасын шулай дип бәяли.

Россия тәҗрибәсе – иң дөрес тәҗрибә. Сүрия Гарәп Республикасының Халык Советы депутаты Самир Хаджар безнең илдәге сайлау системасын шулай дип бәяли.

Сүрия депутаты – сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны оештыру тәҗрибәсе белән танышырга килгән чит ил белгечләренең берсе. Алар Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Омбудсмен кунакларны республикада сайлау вакытында кулланылган мөмкинлекләр белән таныштырды.

Сәрия Сабурская республикада узган сайлауда игътибар бирелгән иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип кеше хокукларын яклауны атады. «Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый палата, хокук яклау оешмалары белән берлектә бу юнәлештә бик җитди эш алып барыла. «Мобиль сайлаучы» системасы – шуларның берсе», – диде Сәрия Сабурская. Әлеге система ярдәмендә сайлау көнендә үзеңә уңайлы урында тавыш бирергә мөмкин. Кайда теркәлгән булуың мөһим түгел. Республикада әлеге мөмкинлектән 17 меңнән артык кеше файдаланган.

Сәрия Сабурская сайлауда кулланылган видеокүзәтү системасын да кеше хокуклары үтәлешен тәэмин итүче иң нәтиҗәле чараларның берсе дип атады. Быел сайлау участокларының 92 проценты тәүлек әйләнәсе видеокүзәтү астында булачак. Сайлау азагына кадәр республикада «кайнар элемтә» дә эшләячәк. «Анда, кеше хокукларына кагылышлы гозерләрдән бигрәк, күбрәк «миңа кая барып сайлыйсы» рәвешендәге сораулар килә», – диде Сабурская. Күптән түгел белгечләр республикадагы хастаханә, тикшерү изоляторлары кебек җирләрдә урнашкан 46 ябык сайлау участогында да булып кайткан. Сәрия Сабурская республикада мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә сайлауларда катнашып, үз хокукын тормышка ашыра алуын да бик зур эш дип бәяләде. «Сайлауда республикада яшәүче һәр кешенең хокуклары ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын алга таба да күзәтүне дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды омбудсмен.

Сүз уңаеннан, соңгы ике елда республикада узган сайлауларда күзәтүче буларак блогерларны да катнаштыра башладылар. Очрашуда катнашкан чит ил белгечләре Татарстандагы әнә шул яңа алымга аерым игътибар бирде. «Бездә – Сүриядә узган сайлауларда да читтән күзәтүчеләр катнашты. Шуңа күрә сайлаулар гадел узды», – диде Сүрия Гарәп Республикасының Халык Советы депутаты Самир Хаджар. Татарстанда сайлау уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә килгән тагын бер белгеч – Мавританиядән Мөхәммәд Мәһмүт әл Хадж Брахимны республикада тавыш бирү барышын камералар ярдәмендә күзәтү мөмкинлеге кызыксындырган. «Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр дә тавыш бирә ала икән. Сайлауның үтәкүренмәле шартларда үтүе дә игътибарга лаек», – диде ул. Журналистларның: «Сайлауның гадел узуына шикләнеп караучыларга мөнәсәбәтегез ничек?» – дигән соравына ул: «Кеше нәрсәдән дә булса шикләнә икән, башта үзе килеп карасын, үз күзләре белән күрсен, аннары гына андый сүзләр сөйләсен», – диде белгеч.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев