-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
ЧИТ ТЕЛЛӘРДӘН БДИ МӘҖБҮРИ БУЛМАЯЧАК
Рособрнадзор Россия Мәгариф министрлыгының чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханыннан баш тарту карарын хуплады. Бу хакта ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.
«Безнең фикеребезчә, бик дөрес карар кабул ителде. Иң яхшысы 9 һәм 11 сыйныфлар арасында бөтенроссия тикшерү эшләре, контроль эшләрне югары дәрәҗәдә үткәрергә», — дип белдерде Музаев фикерен.
Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, зур шәһәр мәктәпләрендә чит телләр югары дәрәҗәдә укытылуы билгеле, ә авыл мәктәпләрендә алай түгел. Шулай ук, аның фикеренчә, чит телләр буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы туган тел укытыла торган мәктәпләрдә укучыларга өстәмә йөкләнеш булырга мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз