-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Чизкейк рецепты
Татлы ризыкларның иң уңышлысы – чизкейк. Чиз – сыр, кейк – бәлеш, пирог мәгънәсендә. Ничек инде «сыр» татлы була, диярсез? Ун-унбиш еллар элек чизкейк белән беренче танышуымда миндә дә нәкъ шундый ук каршылыклы хисләр, фикерләр туган иде. Баксаң, кайбер халыкларда безнең эремчегебез сырның бер төре икән, чизкейкны да эремчекле сырдан ясыйлар.
Чизкейк – Америка кухнясының традицион сые, соңгы елларда дөнья буйлап киң таралды.
Бу татлы тәгам бәйрәм табынын да ямьләп тора ала, кунакларыгызны теленнән яздырып, сезне оста хуҗабикәләр рәтенә кертер. Чизкейкка беркемнең дә әле битараф калганы юк. Үзе җиңел ризык, үзе туклыклы, авызга салсаң, эри дә китә инде, әйтте диярсез! Иң мөһиме – аны әзерләве әллә ни мәшәкатьле дә түгел. Теләгән кеше өчен аның мең төрле рецепты бар. Кайбер нечкәлекләрне генә белергә кирәк. Һәм, әлбәттә, күңелеңне биреп эшләсәң, бар да уңышлы чыгачак.
«Идел» юбилеена классик Нью-Йорк чизкейгы пешерергә булдым.
Кирәк:
Нигезе өчен: 300 грамм уыла торган (песочное) печенье, 100 грамм ак май.
Эчлек өчен: 600 грамм эремчекле каймаклы сыр (творожный сливочный сыр),
150 грамм шикәр комы, өч йомырка, 200 грамм сөт өсте (сливки).
Әзерләү:
Иң элек печеньены ваклыйбыз. Ак майны эретеп, печеньега өстибез.
Чизкейк пешерер өчен, ян ягы алына торган таба алырга кирәк. Табага май катыштырылган печеньедан нигез ясыйбыз, яхшылап тыгызлыйбыз. Ян-якларын да күтәртеп, тыгызлап куябыз.
Мичне 180-200 градуска кадәр җылытабыз, әзер чизкейк нигезен ун минутка мичкә тыгып алабыз һәм суытабыз.
Ул арада эчлекне әзерлибез. Сырны тирән савытка салып, аңа шикәр өстибез. Бу эштә силикон көрәкчек бик уңайлы. Ипләп кенә болгатырга кирәк. Шикәр тәмам эреп беткәч, эчлеккә берәм-берәм йомыркаларны салырга. Һәр йомырканы салганда, яхшылап болгатырга кирәк. Ләкин блендер яки миксер кулланырга киңәш ителми, чөнки алар эчлектә һава калдыра, эчлек киресенчә тыгызланып пешергә тиеш.
Иң азакта сөт өстен өстибез. Эчлек әзер! Аны нигезгә агызып, мичкә озатабыз. Игътибар, башта чизкейк унбиш минут 200 градуста, соңыннан мичнең температурасын киметеп, бер сәгать чамасы 130 градуста пешерергә кирәк.
Чизкейк пешкәч, тагы бер мөһим пункт – аны дөрес итеп суытырга кирәк. Башта 40-60 минут аны мичне әз генә ачып тотарга, соңрак бүлмә температурасында ярты сәгатьләп суытасы. Шуннан соң гына татлыны суыткычка озатасыз. Кимендә өч-дүрт сәгать, ә иң яхшысы төне буе тотарга. Анда ул яхшылап тыгызланачак. Шуңа күрә бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгән чизкейк бер көн алдан кайгыртып куелырга тиеш. Суынган чизкейкның өстен теләгәнчә җиләк-җимеш белән бизи аласыз.
Тәмле булсын!
Рецепт авторы: Эльза Нәби, сәяхәтче-блогер
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз