Логотип Идель
Яңалыклар

«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра

«Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.

«Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.

Фестиваль программасында кызыклы мастер-класслар, конкурслар, балалар мәйданчыгы һәм урта гасырга нисбәтле күренешләр булачак. Ләкин төп вакыйга - чәкчәк җитештерүчеләр арасында «Иң тәмле чәкчәк 2021» конкурсы. Җиңүче “сукыр” дегустация ысулы белән билгеләнә. Һәрберсенең бу традицион татар ашларының күп вариантларын авыз итү һәм  күбрәк ошаган ризыкны сайлап алу мөмкинлеге булачак.

Иң тәмле чәкчәк яки бавырсак пешерү бәйгесендә фестиваль кунаклары да ярыша ала. Моның өчен 2-5 кешедән торган команда җыярга кирәк. Барлык кирәкле продуктларны оештыручылар бирә. Җиңүчеләрне һәм призерларны призлар һәм бүләкләр көтә!

Фестиваль мәйданчыклары 10:00 сәгатьтә эшли башлый. Кунакларны дегустация, урта гасыр күренешләре белән баетылган балалар мәйданчыгы, мастер-класслар, фуд-корт һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Бәйрәм 17: 00 сәгатьтә тәмамлана.

Исегезгә төшереп узабыз, беренче фестивальгә 2018 елда 3500 турист килгән иде. 2019 елда икенче фестиваль 5000нән артык туристны җыйды. Ә 2020 елда фестиваль пандемия аркасында үткәрелмәде. Быелдан фестиваль яңартылып ел саен оештырылачак, ди проект авторлары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев