-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Чәкчәк - иң зыянлы ризыклар исемлегендә
“Аргументы и факты”да татарның милли тәм-томы - чәкчәкнең зыяны турында язып чыктылар! Диетолог Людмила Зотова әйтүенчә, чәкчәк һәм башка майда кыздырылган бавырсак, кош теле ише десертлар сәламәтлек өчен бик тә зыянлы икән.
Зотова сүзләре буенча, бу тәм-томнар составында шикәр һәм трансмайлар күп. Чәкчәктән кала, диетолог зыянлы чәй азыклары рәтенә чүпрәле камырдан ясалган десертлар, шоколад батончикларын һәм тортларны да керткән.
Икенче яктан караганда, нинди генә ризыкны да артыгын ашасаң, зыянлы була. Ә татарлар электән үк чәкчәкне әзләп, чак кына кабып ашаганнар. Исеме дә шуннан чыккан дигән версия бар. Имеш, чак-чак кабып ашыйлар.
Табибә фикеренчә, баллы әйберне файдалы ризыклар, мәсәлән, җиләк-җимеш, как, мармелад, зефир һәм ачы шоколад белән алыштырып була.
Ә сез чәкчәктән баш тартырга әзерме?
Чыганак: Аргументы и факты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз