-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Чүп-чар яткан җир урынына - пляж
Казан янында - Югары Осланда тагын бер пляж барлыкка киләчәк. Проектның якынча эскизларына караганда, ул “Кама диңгезе”нә охшаш булачак.
Биредә шезлонглар, зонтиклар, киенү, душ бүлмәләре, яр буенда һәм кафе, велоюллар булачак. Дөрес, казанлылар үзләрен чит илдә итеп хис итмиячәк, әмма яңа пляж тәмәке, чүп-чар яткан җиргә караганда күпкә яхшырак.
Кешеләр әлеге урынның, ниһаять, чиста буласына сөенәләр. Ләкин кайберәүләр суга чумарга хыялланмый, чөнки су яшел-коңгырт төстә. Пляжда бары тик кызынырга гына мөмкин булачак дип саный алар.
Башка фикер дә бар, мондый судан мораль яктан гына зыян күрергә мөмкин. Аңа бик озак карап торсаң, 100 процент чиста булып күренә башлый икән.
Пляж 2020 елда ук әзер булыр дигән өмет бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз