-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Чүп түгү бәясе артачакмы?
Татарстанда чүп түгүгә түләнә торган акчаны арттырырга тәкъдим иттеләр.
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеш Комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Чаллыдагы күчмә утырышында Татарстанда чүп түгүгә гамәлдәге тарифны арттырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Татарстанның көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы — «ГРИНТ» оешмасы генераль директоры Светлана Ярлыченко тармак проблемаларын атады.
Аерым алганда, эшмәкәр кайвакыт идарәче компанияләрнең йортта яшәүчеләр санын киметеп күрсәтүен һәм моның елына 53 млн сум югалту китерүенә зарланды. Шуңа бәйле рәвештә, ул тарифны халык санына бәйләүдән баш тартырга тәкъдим итте.
Эшмәкәрнең инициативалары парламентарийлар тарафыннан хупланмады. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тарифларны арттыру алдыннан республика халкы турында уйларга кирәклеген искәртте. «Сез проблеманы ахыргача өйрәнмәгәнсез дип саныйбыз, шуңа күрә тарифлар буенча таләпләрегез дөрес түгел», — диде ул.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз