Логотип Идель
Яңалыклар

Чүпрәле (булдуруп) мантый рецепты

Кешене ризык йөртә, диләр. Менә мин кайда гына барсам да, табындагы ризык һәм аның бизәлешенә игътибар итәм. Австралиягә килүгә дә шулай булды. Килеп, өч-дүрт көн үтмәде, безне туган көн бәйрәменә чакырдылар. Менә анда инде мин шаккаттым.

Кешене ризык йөртә, диләр. Менә мин кайда гына барсам да, табындагы ризык һәм аның бизәлешенә игътибар итәм. Австралиягә килүгә дә шулай булды. Килеп, өч-дүрт көн үтмәде, безне туган көн бәйрәменә чакырдылар. Менә анда инде мин шаккаттым.

Ул ризыкларның күбесен күз күрмәгән. Кызык, әле аларны зур савытларга салып, бөтенесен бер-бер артлы чыгардылар. Шуннан теләгән кадәр үзең салып аласың. Өстәл артында төрле милләт вәкилләре: татарлар, уйгур һәм үзбәкләр бар иде. Шул табындагы ризыкларның берсе – мантый. Мин аны кечкенәдән яратам. Әнием каз ите белән әзерли һәм вак итеп бәрәңгесен безгә тураттыра иде. Кайчагында тозлаган каз яки үрдәк итен дә кушып җибәрә. Бик тәмле була иде. Бу гадәт миңа да күчте. Әмма Австралиядә мантыйны башкача әзерлиләр. Мәсәлән, фарш янына күп итеп кабак кырасың да, менә дигән сусыл мантый килеп чыга. Яки фаршка Кытай суганы (кыяклы яшел суган, әмма кыяфәте чирәмгә охшап тора) кушып пешерәләр. Алай да бик тәмле була. Ә менә уйгур рестораннарында чүпрәдән ясаган мантый өстенлек ала. Австралиядә яшәүче татарлар белән җыелышканда да, шундый мантый белән сыйланалар. Аны биредә чүпрәле яки булдуруп мантый дип йөртәләр. Тәме буенча да башкачарак. Камыры калын, ә эчлеге сусыл. Хәзер аны әзерләү рецептын тәкъдим итәм.

Кирәк:

Камыр өчен: 500 г он, 2 чәй кашыгы коры чүпрә, 10 г тоз, 500 мл җылы су. Эчлек өчен: 500 г яки аннан да күбрәк фарш, ике-өч баш суган, кыяклы яки Кытай суганы (джусай).

Әзерләү:

Әүвәл камыр басабыз, су җылы булырга тиеш (камыр тизрәк кабара). Әзер массага аз гына сыек май агызасы һәм шуны җылы урынга куясы. Салафан капка салучылар да бар. Утыз минуттан алып, кечкенә шарлар ясыйсы. Гадәттә, ябышмасың өчен өстәлне һәм кулны үсемлек мае белән майлыйлар. Әзер түгәрәкләрнең өсләрен салафан кап белән 15 минутка ял иттерәсе.

Камыр ял иткән арада эчлек ясыйбыз. Фаршны суган һәм төрле тәмләткечләр белән туглыйбыз. Ике төрле суган да вак булырга тиеш.

Ял иткән түгәрәкләрне кул белән җәеп җибәрәбез. Кырлары юка, ә эче калынрак калырга тиеш. Уртага эчлекне салабыз да, кул белән кырларын чеметеп, уртага җыябыз.

Мантый савытына салып, пешерергә куябыз. Аралары якын булмасын, чөнки пешкәндә камыр зурая. Утыз-кырык минуттан алып, табынга куябыз. Кем ничек тели, шулай ашый. Каймак, яшел суган белән бик тәмле була. Ә менә Австралиядә аны махсус уксус һәм лазы (кызыл борычтан ясалган бик әче сыеклык) белән ашыйлар

Финзия Газизова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: аш-су рецепт манты тәмле ашлар кулинария

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев