-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Чулпан Илдарханова: "Татарстанда балалар тууны арттыру чараларының йогынтысы югарырак"

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында 2020 елның 1 январеннән беренче һәм икенче балалар өчен түләүләрне арттырырга киңәш итте.
"Идел" журналы Илбашының әлеге хәбәре буенча шәрехләмә бирүен сорап, ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социология фәннәре докторы Чулпан Илдус кызы Илдархановага мөрәҗәгать итте.
- Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм чараларының ролен аңлау өчен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге 2007 елдан бирле балалар тууны стимуллаштыру чаралары буенча объектив күрсәткечләрне (ярдәм чаралары кертелгәннән башлап) һәм шушы ук чорда бала тапкан хатыннарның әлеге чараларга карата субъектив бәяләвен чагыштырды.
Регионда балалар тууны стимуллаштыру чараларының туым күрсәткечләренә йогынтысы вакыт рәтләре һәм яшь күрсәткечләре буенча регрессия анализы ысулын кулланып өйрәнелде. Һәрбер яшь төркемендә тикшеренүләр күрсәткәнчә, үткәрелә торган сәясәткә бәйле рәвештә, балалар туу саны 17 мең кешегә арткан, ә демография сәясәте чараларының туым күрсәткеченә керткән өлеше 90 %.
Татарстанда балалар тууны арттыру чараларының йогынтысы тулаем Россия буенча караганда югарырак. Моны региональ программаларның гамәлдә булуы белән, шулай ук регионда уңай социаль-икътисадый тормыш шартлары булуы белән дә аңлатырга мөмкин (Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе Россия буенча иң түбәннең берсе).
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге 2018 елда Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе ярдәмендә Татарстанның 3 агломерациясендә бала табарлык яшьтәге 2300 хатын-кыз арасында «Татарстан Республикасында заманча хатын-кызның хезмәт мәшгульлеге репродуктив һәм ата-аналар стратегияләре структурасында» дигән тикшеренү уздырды. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә. Гаиләдә бала туу турында гомумән, аның беренчеме, икенчеме, өченчеме икәнен исәпкә алмыйча гына сөйләсәк, сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 26 проценты, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә башлагач, моңарчы планлаштырмасалар да, 2007-2017 еллар арасында бала тапканнар. Баласын соңрак табарга планлаштырган хатын-кызларның 31 проценты, ана капиталы кертелгәч, алданрак тапкан. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү хатын-кызларны шулай ук өченче балаларын табарга сизелерлек дәрәҗәдә мотивацияләде.
Демография сәясәтенең хатын-кызның 2007-2018 елларда бала табарга карар кылуына йогынтысы
Владимир Владимирович Путинның гаиләле балаларга ярдәм чаралары турында Федераль Җыенга Юлламасындагы сүзләре туым календарен үзгәртер, һәм балаларын соңрак табарга ниятләгән хатын-кызлар якын арада бала табарга тәвәккәлләр, дип фаразларга нигез бар.
Рузия Сафиуллина әзерләде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз