Логотип Идель
Яңалыклар

Чуашстанда мәктәп укучысы БДИ биргәндә үлгән

Бүген Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Бүген Чабаксар мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханы вакытында бер укучы кыз вафат булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга карганда, кызның йөрәге зәгыйфь булган. Табиплар аңа мәктәпкә тә үк ярдәм итә башлый, әмма гомерен саклап кала алмыйлар. 

Әлеге вакытта тикшерү бара.    Министрлыкта белдерүләренчә, кыз имтиханга килгәндә үк үзен начар хис иткән. Мәктәптә кизү торучы табиплар аңа кайтып китәргә дә киңәш иткән булган. Әмма кыз аларны тыңламаган. "Бер сәгать дәвамында ул имтихан биремнәрен үти, аннары кабинеттан чыгарга сорый. Коридорда хәле китә", диләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.    Бүген Россия мәктәпләрендә математикадан БДИ тапшыралар.

matbugat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: БДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев