ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ЯНӘ ОНЛАЙН?
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы барлык Россия югары уку йортларына чыгарылыш кичәләрен онлайн үткәрергә киңәш итә.
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы барлык Россия югары уку йортларына чыгарылыш кичәләрен онлайн үткәрергә киңәш итә. Бу студентларның сәламәтлеген куркыныч астына куймау өчен мөһим, дип белдерә ведомство башлыгы Валерий Фальков.
Ул искәрткәнчә, 10 июльдә министрлык Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсен үткәрә, ул популяр социаль челтәрләрдә һәм федераль каналда трансляцияләнәчәк.
“Мин катгый рәвештә студентларның сәламәтлеген куркыныч астына куймаска һәм быел локаль чыгарылыш кичәләрен дә шулай ук онлайн реңимда оештырырга киңәш итәм. Ректорлар бу мәсьәләне аерым контрольгә алуларын һәм студентлар канәгать калсын өчен онлайн-форматны сыйфатлы тормышка ашыруга көч кертүләрен сорыйм”, - дип мөрәҗәгатьитә Валерий Фальков.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев