Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН СТАЖИРОВКА ЭЗЛӘҮ СЕРВИСЫ БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК

    Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә бу турыда йөкләмә бирде.

    «РФ субъектларының, эш бирүчеләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сервислар, стажировкалар оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләре бар, — дип билгеләп үтте Мишустин. — Монда мин хезмәт министрлыгын „Россиядә эш“ порталында шундый иң яхшы стажировкалар исемлеген булдыруны сорар идем».

    Шулай ук РФ Премьер-министры Мәгариф һәм югары белем һәм мәгърифәт министрлыкларына әлеге сервис эшен киләсе ел башыннан башлап оештырырга кушты. Аны булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын стажировкага җибәрү өчен белем бирү оешмалары файдаланачак.

    Чыганак: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ