Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Чын батырлар

    18-21 яшьлекләр арасында Балтачта узган быелгы көрәш бәйгесе чын мәгьнәсендә республика Сабантуена әйләнде. Ул җыр-бию, көчле алкышлар, котлаулар, батырларны күккә чөю... 

    Реклама

    Әле Сабантуйларда гына баш батырны күккә чөяләр. Ә монда исә һәр улчәу авырлыгында батыр калучыларны күккә чөйделәр. Монысы да әле безнең егетләргә эләкте. Дүрт егетебезне әнә шулай зурладылар. Буласы булды, әле тарихта да бер ярышта бер район вәкилләренең өч үлчәүдә чемпион булып танылуы - бик сирәк күренеш. Баш тренерыбыз Ранил Габдрахмановның ул минутларда нинди кичерешләр кичергәнен мин үзем генә белдем. Ходайның рәхмәте белән финалга чыккан егетләребез үзләренең чын батыр икәнлекләрен раслап, Чепьядан Илназ Минмуллин/65 кг/, Яңгулдан Илсаф Рәфыйков/100 кг/, Чутайдан Булат Вафин/авыр үлчәүдә/ чемпион булсалар Балтачтан Шамил Чевик 60 килограмм үлчәү авырлыгында икенче урынны яулап, командабызны мактаулы өченче урынга чыгардылар. Молодцы, егетләр, дип шатлыгыз белән уртаклаша Балтачтан Нурзада Сәмигуллин.

    Теги: көрәш

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ