Логотип Идель
Яңалыклар

Чын ирләр бәйрәме якынлаша

Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган

10-25 февраль көннәрендә Татарстан Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, «Ватан өчен – илем өчен» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре» циклыннан, Ватанны саклаучылар көненә багышлана.

Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә 2002 нче елдан инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау, - дип хәбәр итә Татарстан Милли китапханәсе.

Күргәзмәдә «Армейский сборник», «Авиация и космонавтика», «Морской сборник», «Красная звезда», «Известия», «Татарстан яшьләре» һәм башка күп исемдәге газета һәм журналлар урын алган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль Милли китапханә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев