Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Чын татар чәе эчкәнегез бармы?
Чит илдә яшәп ятучы танышым миннән татарлар турында сораша. Татарлар чәйне ничек эчә дигән сорауга мин мәтрүшкә, карлыган яфрагы һәм сөт белән дип җавап бирәм. Дустымның никтер кәефе китте. Чит илдә татарлар чәйне тоз һәм май белән эчәләр дип уйлыйлар икән.
"Чын татар чәе"нең рецептын интернеттан таптым. Баксаң, аны себердә яшәүче төркиләр эчә булып чыкты. Рецепты мондыйрак:
Кайнап торган суга чәй салырга һәм тагын бераз кайнатырга, сөт салырга һәм тагын 5 минут кайнатырга.
Тоз сибәргә һәм уттан алырга. Касәгә салып кечкенә сыер мае салырга. Кайберәүләр бу чәйгә борыч та сибә икән.
Шундый була икән ул "татар чәе".
Фото: nazaccent.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз