-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Чын җәйне кайчан көтәргә?
"Җәе - җәй, кышы кыш төсле түгел" дигән сүзләрне соңгы 5 елда еш ишетергә туры килә. Ике көннән ике көнгә үзгәреп торган һава торышы турында тагы нәрсә дип әйтеп була инде? Быел җәй салкын, яңгырлы һәм җилләс килде, ә теге елгы +35 градусларны хәтерлисезме? Сагындырамы? Кыш көне салкыннар булмаса, җәен эссе көннәрне көтмәгез, ди синоптиклар. Нинди җәй инде ул суда коенмагач, комда кызынып ятмагач? 2010 елдагы +40 градуслар сагындыра....
Күпләр: "Кайчан килер икән инде эссе җәй?" ди.
"Быел җәй эссе булмыячак, +35 градусларны көтмәгез. Ләкин, шулай да, һава торышы яхшырачак. Июльнең икенче яртысында көндез 27-30, төнлә 19-20 градуслар көтелә", дип ТР Гидроиетеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көннәрнең көйсезләнүенең файдасы да бар. Салкын һава торышы суга батучыларның санын киметергә булышкан. Быел респуб ликада корбаннарның саны өчтән бер өлешкә кимрәк. Алты айда республикада 20 кеше суга баткан, узган ел белән чагыштырганда, бу сан 33 процентка кимрәк. Халык, комлыкка бару өчен, көннәрнең җылытуын көтә.
Казан федераль университе тының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына таянып, 17 июль гә кадәр көндез җылылык уртача – 20, төнлә 13-14 градус булыр дип фаразлый. Белгеч фикеренчә, июль аена бер дә килешә торган температура түгел бу. Явым-төшемнәр дә күзәтелә. Чын җәй исә июль ахырында гына булачак. Безгә исә көтәсе генә кала.
Ибәтуллина Илүзә
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз