Логотип Идель
Яңалыклар

ЧЫРШЫ 300 СУМ ТОРА

Быел казанлылар шәһәр мәйданчыкларында табигый чыршыны 300 сумга һәм аннан кыйммәтрәк бәягә сатып ала алачак.

Быел казанлылар шәһәр мәйданчыкларында табигый чыршыны 300 сумга һәм аннан кыйммәтрәк бәягә сатып ала алачак.

Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан башкаласында чыршы базарлары эшли башлаячагын искәртте. Узган елда шәһәрдә чыршы белән 20 мәйданчыкта сәүдә иттеләр, шул ук вакытта аукционнан 5 урын гына сатылган иде. Калган нокталарда сәүдә законсыз рәвештә барды.

«Быел да шундый хәлгә юл куймас өчен, күрсәтелгән урыннар конкурска куелды. Чыршыларны шулай ук 8 махсус ярминкә мәйданчыгында сатачаклар», - дип искәртте Фазылҗанов.

Ул билгеләп үткәнчә, чыршы базарлары шәһәрнең барлык районнарында (Адоратский, Восстание, Батыршин, Павлов, Зорге, Чехов, Пионерлар һ.б. урамнар) эшләячәк. Урман гүзәлен инде бу атнада ук сата башлыйлар.

«Чыршы бәясе 300 сумнан башлана. Махсус урында үстерелгән һәм тиешле документы булган агачларны гына сатарга рөхсәт ителәчәк», - дип сүзен төгәлләде Руслан Фазылҗанов.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев