Логотип Идель
Яңалыклар

ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ ӨЧЕН 36 МИЛЛИОН СУМ

Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар.

Традицион республика Яңа ел чыршысы өчен Татарстан бюджетыннан 36 млн. сум биреләчәк. Бәйрәм кунакларына бер тапкыр кулланыла торган битлекләр дә өләшәчәкләр. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар. Кунакларны медицина битлекләре белән тәэмин итәчәкләр, ә бинада антисептиклы диспенсерлар урнаштырылачак.

Сәхнәгә популяр артистлар чыгарга тиеш, диелә конкурс документларында.

Узган ел республика Яңа ел чыршысы бәйрәмендә бөтен Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашкан иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев