Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    COVID-19: САННАР, МУТАЦИЯЛӘР ҺӘМ ВАКЦИНАЛАР

    Пандемиянең өченче дулкынына килеп кердек: COVID-19 белән авыручылар саны арта, кешеләр белән бергә дөнья буйлап вирусның яңа штаммнары да сәяхәт итә, Интернет челтәре көннән-көн шикле һәм ялган мәгълүмат белән тула бара. Мондый шартларда галимнәр белән халык арасын якынайтуның әһәмияте тагын да арта, шуңа бәйле рәвештә бүген медицина фәннәре кандидаты, КДМУ доценты Хәертынов Халит Сәүбан улы COVID-19 белән авыручылар саны, илебездәге вакцина төрләре, коронавирусның киң таралган штаммнары һәм COVID-19 белән авыруның катлаулы формаларына китерүче факторлар белән таныштырып узды.

    СТАТИСТИКА: КАЙДАН КАРАРГА?
    Хәзерге вакытта COVID-19 белән авыручылар, аны йоктырып үлүчеләр саны белән күптөрле ресурсларда танышырга мөмкин (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайты, мәсәлән). 

    Джонс Хопкинс университеты (АКШ) булдырган онлайн-карта да шундый ресурсларның берсе булып тора. Әлеге карта COVID-19 бәйле саннар буенча бөтендөнья галимнәре һәм эре массакүләм мәгълүмат чаралары куллана торган рәсми мәгълүмат чыганагына әверелде. Онлайн-карта COVID-19 йоктыру очраклары, үлүчеләр саны һәм кадалган вакцина дозалары турында мәгълүмат бирә.


    -    Джонс Хопкинс университеты булдырган онлайн-картаның 15 июль мәгълүматларына күз салсак, Россия COVID-19 йоктыру очраклары буенча бишенче урында тора, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча исә – дүртенче урында, - дип билгеләп үтте Халит Хәертынов.


    Балалар, яшьләр, урта һәм олы яшьтәгеләр: кемнәр куркыныч астында?
    Олы яшьтәгеләр, йөрәк һәм үпкәләргә бәйле авыруларга, югары артериаль кан басымына ия, яман шешле, симерүдән иза чигүчеләр COVID-19 йоктырган очракта, аны катлаулы формада уздыручылар төркемендә булуларын дәвам итәләр. Соңгы вакытта (2021 елның июнь-июль айлары) бу төркемдә олы яшьтәгеләр генә түгел, урта яшьтәгеләр һәм яшьләр саны артуы да күзәтелә – кыскача әйткәндә, “COVID-19 яшәрде”.

    Реклама

    МУТАЦИЯЛӘР


    -    Вирусның “һинд штаммы” (аны шулай ук дельта-штамм дип тә йөртәләр) халыкның теленнән төшми хәзер. Вирус мутацияләргә дучар булып тора һәм аларның өч төрлесе бар: беренчесе - кызыксыну тудыручы вариант (variant of interest, VOI). Мутациянең бу варианты вирусның йогучанлыгына тәэсир итми. Икенчесе – борчылу тудыручы вариант (variant of concern, VOC), бу вариант исә югары йогучанлыкны, авыру барышының катлаулануын чагылдыра. SARS-COV2нең Британия штаммы да, Һинд штаммы да нәкъ менә әлеге төркемгә керә. Өченчесе - шактый зур әһәмияткә ия / авыр нәтиҗәләргә китерүче вариант,  (вариант со значительными последствиями, variants of high consequence, VOHC), - дип санап китте галим. 

    Рәсми мәгълүматларга күрә, Британия штаммы, мисал өчен, вирусның кыргый тибына караганда 50-70 процентка активрак йога, һинд штаммы исә кеше күзәнәкләренә тизрәк үтеп керә һәм антитәнчекләрдән “качарга” сәләтле. Мутацияләнгән вируслар пандемия башында котырган вирусны (Ухань штаммын) көннән-көн кысрыклый бара, шулай итеп, аңа алмашка Британия, Көньяк Африка, Бразилия һәм Һинд штаммы килде. 

    ВАКЦИНАЛАР

    Хәзерге вакытта Россиядә дүрт төрле вакцина теркәлгән: "Гам-Ковид-Вак" (сәүдә маркасы – “Спутник V”), “ЭпиВакКорона”, “КовиВак”, “Спутник-лайт”.  Алар бер-берсеннән төзелешләре, нәтиҗәлеге, кадау этаплары үзенчәлекләре һәм кайбер башка сыйфатлары белән аерылып торалар.

    “Спутник V” вакцинасының нәтиҗәлеге, мәсәлән, 92-95 % тәшкил итә, “КовиВак”ныкы – 85 %, ә “Спутник-лайт”ныкы – 70%. “Спутник-лайт”, ике фазалы “Спутник V” вакцинасына караганда, бер генә тапкыр кадала. 

    КовиВак – бөтенвирионлы инактивлаштырылган һәм составында “үтерелгән” SARS-CoV-2 йөртүче вакцина, “ЭпиВакКорона” организмда антитәнчекләр ясалуына китерүче пептидлы антигеннарга ия, “Спутник V” вакцинасында кеше аденовирусының ике төрле штаммы (Ad26, Ad5) нигезендәге векторлар кулланыла (“Спутник-лайт”та аларның берсе - Ad26 гына кулланыла).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы