Логотип Идель
Яңалыклар

Дамир Фәттахов яшьләрне туры эфирга чакыра

«Яшьләр вакыты: яшьләр өчен кризиска каршы чаралар» дигән әңгәмә 9 апрельдә 15.00 сәгатьтә узачак.

9 апрельдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов Instagram да үзенең рәсми аккаунтында чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция барышында министр яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Әңгәмә Республика Министрлыгының үз-үзеңне изоляцияләү шартларында һәм аннан соң яшьләргә ничек ярдәм итә алуы турындагы сорау-җавап форматында узачак. 

Сүз уңаеннан, тиздән сайтыбызда Дамир Фәттахов белән кызыклы әңгәмә урнаштырылачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев