-
Татарстанның иң яхшы югары уку йортлары билгеле Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты.
-
Татарстанда эссе һава торышы сакланачак 6-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз.
-
Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак 9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.
-
Казанда тәүге тапкыр Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Данил Галиев турниры ничек узачак?

6 апрель көнне Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә чираттагы республикакүләм турнир узачак. Ярышлар быел да югары дәрәҗәдә үтәр дигән өмет бар.
Мәйдан хуҗасы - "Шинник" спорткомплексы җитәкчесе Рөстәм Ганиев сүзләренә караганда, быелгы ярышларны тамаша кыларга көрәшчеләр генә түгел, бик күп районнарның "глава"лары да чакырылган. "Ярышларга әзерлек яхшы. Турнир турында китапчык чыгардык, һәр көрәшчегә һәм командаларга бүләкләр әзерләдек, Фәрит Салиховның "Сабантуй" призларына узучы ярышлар тарихы турындагы китапларны алдык, аларны да көрәшчеләргә таратачакбыз. Залга зур экран да алдык. Буфетлар эшләп торачак. Көрәш өч келәмдә барачак. Баш хөкемдар - Габбас Әхмәдиев, аның урынбасары - Фәрит Шәйхетдинов. Ярышларны ачу тантанасында Фән Вәлиәхмәтов, Алмаз Хәмзин кебек танылган шәхесләребез катнашачак", - диде ул "Идел" хәбәрчесенә.
Без исә Данил Галиев турнирының узган елгы җиңүчеләре белән танышып алыйк.
60 кг
1 урын Илһам Гәйфетдинов, Мамадыш районы;
2 урын Дамир Ишморатов, Балтач районы;
3 урын Раил Исхаков, Кукмара районы.
65 кг
1 урын Шамиль Локманов, Түбән Кама;
2 урын Рәмис Саматов, Теләче районы;
3 урын Илназ Димиев, Мамадыш районы.
70 килограмм:
1. Артур Зөлкәрнәев, Теләче районы;
2. Илнар Муллахматов, Балтач районы;
3. Булат Юнысов, Мамадыш районы.
75 килограмм:
1. Ринат Шәйхетдинов, Яр Чаллы;
2. Альберт Рахматуллин, Чистай районы;
3. Азат Нурмөхәммәтов, Яңа Савин районы.
80 килограмм:
1. Рамил Синякаев, Әлмәт;
2. Ринат Мингалиев, Яр Чаллы;
3. Рөстәм Хөснетдинов, Түбән Кама.
85 килограмм:
1. Ренас Кәлимуллин, Зәй;
2. Раил Сәләхетдинов, Кукмара районы;
3. Нәфис Галиев, Идел буе районы.
90 килограмм:
1. Илмир Төхвәтуллин, Яңа Савин районы;
2. Руслан Хәмидуллин, Зәй районы;
3. Илнар Галимов, Алабуга.
100 килограмм:
1. Ришат Гайнетдинов, Минзәлә районы;
2. Айнур Сыртаев, Чистай районы;
3. Булат Мусин, Яңа Чишмә районы.
130 килограмм:
1. Раил Нургалиев, Биектау районы;
2. Радик Сәлахов, Зәй районы;
3. Ринат Дәүләтшин, Яңа Савин районы.
130 + килограмм:
1. Марат Мөхәммәтҗанов, Түбән Кама;
2. Фирдүс Зәйнуллин, Яшел Үзән районы;
3. Фәнил Исмәгыйлов, Кукмара районы.
Командалар:
1. Теләче - 375,5;
2. Балтач - 370,5;
3. Зәй – 370.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз