-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Данир Сабиров туйларында булган кызык һәм кызганыч хәлләрне сөйләде
Бүген Сабировалар гаиләсендә матур бәйрәм – өйләнешүләренә 10 ел. Шул уңайдан күркәм гаиләне шалтыратып тәбрикләдек. Сабировлар бүгенге көндә әниләре һәм якын дуслары белән Төркиядә ял итә булып чыкты.
– Миләүшәне бер күрүдән үк ошаттым. Гыйнварда танышкан булсак, майда очрашып йөри башладык, июльдә никахлаштык һәм августта өйләнештек. Яшь чагында эшләнгән гамәлләр, ничек булганын үзем дә аңлап бетермәдем. Әмма, күрәсең, Ходай шулай кушкан булган. Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер дә ялгызым тилмереп йөрер идем.
Туй көнен хәтергә төшерсәң?!.. Ул көнне булган киртәләр!..
Ул вакытта үзем туйлар алып бара идем, җәйнең һәр ялы диярлек эшлим, көчкә җәй ахырында бер буш көн калды. Минем туй ясыйсы да килмәгән иде, әмма Миләүшә бик теләде. Аның әле Казанда бәйрәм итәсе килгән иде, әмма ул вакытта аның кадәр мөмкинлек юк иде. Азнакайда, 9нчы мәктәптә ясадык. Ул мәктәпне әле үзем төзешкән дә идем. Төзешкән идеп инде, төзелеш вакытында «алып кил, алып кит» кебек эшләрне башкардым.
Реклама
Туйлар алып барганда бер абзый белән таныштым. Бик юмарт булып чыкты бу. Туйга ике ак төстәге «Камри» машинасы биреп торам диде. Шәп, мин әйтәм, чөнки ул вакытта текә машина булып санала иде. Сөйләштек, бар да яхшы. Тик иртәгә туй буласы көнне бу абзый югалды, трубкасын алмый. Аннары, җырчы Асылъяр гастрольгә йөри торган иномарка автобусын биреп торам дигән иде, ул да: «Данир, бу автобусны бирә алмыйм, икенчене табам, анысы бушка булыр», – диде. Тапты, ПАЗик булып чыкты. Ахырда туйга Азнакайда ПАЗик автобусында кайттык. Ул бик әкерен йөри үзе, 6-7 сәгать кайтканбыздыр. Миләүшәгә: «Туй күлмәгеңне сал, юлда уңайсыз булыр», – дидем, әмма ул салмады. Җырлый-җырлый кайттык. ЗАГСка бер сәгатькә соңга калдык.
Аннары... Барабыз, Җәлил бистәсенә җитәрәк туй алып баручысы шалтырата. «Юл читендә тора идем, машинамны бәрделәр, сәламәтлегемә дә зыян килде. Туеңны алып бара алмыйм», – ди. Шок булды бу! Əнигә берәр алып баручың юкмы дип шалтыраттым. Ул балалар бакчасында эшләүче бер тәрбияче апаны тапты, эш тәҗрибәсе дә бар ди. «Шәп, Казаннан артистлар да килә, бергәләп аткарып чыгарлар», – дидем әнигә. Тик «Казаннан артистлар» дигән сүзне ишетеп, ул апа оялып, «андый дәрәҗәдәге туйларны алып бара алмам» дип баш тартты. Ахырда туйны кунак булып килгән Ильшат Вәлиев белән Алия Нугаева алып барды.
Ул вакытта: «Парлы тормыш сынаулар белән башланды, ары таба да шулай авыр булыр инде», – дип уйлаган идем. Əйе, авырлыклар да булгалый, әмма күңелле мизгелләр күбрәк! Бәхетле яшибез, үкенерлек түгел! Ходаема мең шөкер!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз