-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Данир Сабиров башкортлардан нәрсә өчен гафу үтенде?
Юмор остасы, җырчы һәм көлкеле пародияләр ясаучы Данир Сабиров Башкортлар алдында гафу үтенде.
Күптән түгел артист башкортча биюгә пародия ясавы аркасында башкорт корылтаеннан шелтә алды. Корылтай моны "башкорт халкының күңеленә төкерү", халык хисләрен мыскыл итү дип атады һәм Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итте.
Данир Сабиров башкорт халкы алдында берничә мәртәбә гафу үтенде. Ул башкорт королаена рәсми хат юллады, һәм инстаграмы аша аны кичерүләрен сорады. "Үзем дә теләмәстән, үпкәләткән булсам, мин иң беренче Аллаһ Тәгаләдән мине гафу итүен сорыйм һәм сездән дә гафу үтенәм. Ниятем кешеләрнең, халыкларның араларын бозу, кимсетү түгел иде. Бары тик бу җиңел булмаган чорда күңелләрегезне күтәрергә тырышу иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен безгә дус, тату, матур итеп яшәргә. Амин!" - дип язган Сабиров үзенең постында. Шулай ук Данир Сабированың Башкортстанда кайбер концертлары кичектерелүе дә билгеле.
Мондый шикаятьләр һәм халкның канәгатьсезлеге беренче мәртәбә түгел инде. Былтыр стенд-ап жанрында иҗат итүче Руслан Белыйның Салават Юлаев турынлагы сүзләре Башкортстанда шау-шу чыгарды. Ул Уфадагы чыгышында милли каһарманны бандит һәм юлбасар дип атады. Үз сүләре өчен Белый гафу да үтенмәгән иде.
Башкорт халының үз телен, мәдәниятын шул рәвешле яклавы бик күркәм күренеш, ләкин "үпкәләү" модасы артыннан ияреп, чүптән дә артыгын җибәрмәскә иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз