-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
Darul-kutub.com электрон китапханәсе кыйммәтле хезмәтләр белән баетылды
Darul-kutub.com электрон китапханә фонды инкыйлабка кадәрге дини хезмәтләр белән тулыландырылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә. Проект белгечләре Ислам буенча иске берничә басманы цифрлаштырды.
Алар рәтендә: Кыйраәт гарәбия. Әлеге хезмәтнең авторы – күренекле татар журналисты, педагог һәм публицист Хәбибрахман Габделвәли улы Зәбиров (Хәбибрахман Зәбири). “Кыйраәт гарәбия” дәреслеге «гадидән катлаулы»га методикасы буенча төзелгән. Башта укучы гарәп алфавиты белән таныша, ә укып бетергәндә, тырышлык куеп, гарәпчә укый алачак. Кыска Коръән сүрәләре уку өчен күнегүләр сыйфатында китерелә. Шулай итеп, “Кыйраәт гарәбия” дәреслеге бүгенге көнгә кадәр популяр булган “Мөгаллим сәни” дәреслегенең мәгънәсен һәм идеясен кабатлый.
Гыйлем әл-әхлак. Бу хезмәт күренекле мөселман дин галиме, фәлсәфәче һәм «гыйлем әл-кәлам» фәнен системага салучы Адудуддин Габдуррахман ибн Әхмәд әл-Иҗига карый. Адудуддин Әл-Иҗи Иҗ шәһәрендә югары шәригать судьясы (казый) вазыйфасын башкарган. Аның укучылары арасында танылган дин галиме, фәлсәфәче, факиһ Садуддин әт-Тафтазани да бар. «Гыйлем әл-әхлак» китабы, исеменнән күренгәнчә, ислам әхлагы һәм этикасы мәсьәләләрен яктырта.
Мәгълүмат. Әлеге китап Исламның төп мәсьәләләре буенча белешмәлекләр категориясенә карый. Әлеге китапта төп мәгълүмат “Сорау-җавап” рәвешендә бирелә. Әйтергә кирәк, мондый формат татар халкында бик популяр була.
Исегезгә төшерәбез, сез дә darul-kutub китапханәсе үсешенә үз өлешегезне кертә аласыз. Әгәр сездә яки туганнарыгызда борынгы мөселман китаплары булса, сез аларны «Хозур» нәшрият йорты хезмәткәрләренә тапшыра аласыз. Китаплар сакчыллык белән сканерланачак һәм бөтен дөнья мөселманнарына файда китерәчәк.
2019 елда Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең китап фонды шактый баеды – Казанда 1913 елга кадәр дөнья күргән 166 «яңа» хезмәт сканер аша үткәрелеп, сайтка урнаштырылды. Әлеге проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2013 елда гамәлгә ашырыла башлады. Шул рәвешле, хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1000-нән артык исемдәге сирәк очрый торган һәм иске китапны, шул исәптән яңа дини китапларны, татар дин галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән классик хезмәтләрен үз эченә сыйдыра. Darul-Kutub.com проекты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар халкының бай дини мирасын саклау, чит ил хезмәтләренә альтернатива һәм радикаль идеологиягә каршы торучы көч буларак, аны алга таба өйрәнү, хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү, шулай ук мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан актив үстерелә. Сайтта кыйммәтле хезмәтләрне табу гына түгел, аларны онлайн рәвештә уку һәм бушлай күчереп алу дә мөмкин. Сайт дизайны ПК, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Китапларны авторы, атамасы һәм категориясе буенча эзләргә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз