Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
      4
      0
      0
    • СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
      16
      0
      0
    • «ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
      43
      0
      0
    • ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
      421
      0
      0

    ДАРУЛАРНЫ - ТАТАРСТАНЛЫЛАРГА ГЫНА

    Татарстан Хөкүмәтендә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнарда урнашкан даруханәләргә препаратларның республикада яшәүчеләргә генә сатылуын күзәтергә киңәш иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта шулай дип белдерде.

    «Бездә Россиянең башка субъектлары белән чиктәш районнар бар, анда даруханәләргә рецептларны тикшерергә һәм препаратларның әлеге территориядә яшәүче республика кешесенә сатылуын контрольдә тотарга тәкъдим ителде. Беренче чиратта, алар Татарстан халкын әлеге препаратлар белән тәэмин итүне кайгыртырга тиеш», - дип искәртте Галимова.

    Аның сүзләренчә, бу катгый билгеләнгән норма түгел, ә республиканың фармацевтика базарын көйләү, даруларга кытлык барлыкка килмәсен һәм алар тулысынча юкка чыкмасын өчен ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологиягә каршы комиссиясе тәкъдиме, дип өстәде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

    Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның дәүләт даруханәләрендә препаратлар резервы бар.

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ