Логотип Идель
Яңалыклар

Әдәби марафон проектыннан яңа журнал!

Әдәби марафон турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Быел ул унынчы тапкыр үткәрелгән. Проектның финал тантанасы 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә үткәрелә.

Әдәби марафон турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Аның җитәкчесе, оештыручысы - Раил Гатауллин. Быел марафон унынчы тапкыр үткәрелә. Проектның финал тантанасы 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә узачак.

Тантанага республикабыздан һәм РФ төбәкләреннән китап укучы 1087 финалист һәм күп санлы язучылар чакырулы. Тантана танылган шәхесләрнең, атказанган җырчыларның чыгышлары белән үрелеп бара.
Бу көнне әдәби марафонга багышланган өр-яңа татарча журнал да тәкъдим ителәчәк.

Әдәби марафон проекты - татар халкын уңышка ирешергә өйрәтә торган проект. Алдыңа "21 көн буе китап укыйм!" дип максат куясың һәм әлеге максатыңа ирешергә өйрәнәсең. Китап укып тел байлыгы арта, дөньяга караш киңәя, белемнәрең арта. Марафонда катнашып дусларың, фикердәшләрең күбәя.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәби марафон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев