«Девятаев» фильмын Кабан күле яр буенда күрсәтәчәкләр
Казанлыларны «Девятаев» фильмын ачык күрсәтүгә чакыралар, аның премьерасы быел булды.
Казанлыларны «Девятаев» фильмын ачык күрсәтүгә чакыралар, аның премьерасы быел булды. Чара 7-нче июль көнне Кабан күле буенда узачак.
Хәрби-тарихи биографик драма совет очучысы Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли. 1945 елның 8-нче февралендә ул концлагерьдан немец очкыч-бомбардировщигына утырып качкан. Кинокартинаның режиссерлары – Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов.
Фильмны күрсәтү истәлекле датага багышланган – 8-нче июль көнне очучының тууына 104 ел тула. Михаил Девятаев Спас өязенең Торбеево авылында туган, ә 17 яшендә Казанга күченеп, елга техникумын тәмамлаган. Сугыштан соң ул Татарстан башкаласына кайткан һәм соңгы көннәренә кадәр шунда яшәгән. Быел Вахитов районында Михаил Девятаев хөрмәтенә ылыслы аллея утыртылды.
Фильмны карарга теләүчеләрнең барысын да 21:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда көтәләр. Карау 12 яшьтән өлкәнрәк казанлылар өчен рөхсәт ителә. Чара кирәкле куркынычсызлык чараларын исәпкә алып узачак, шәһәрлеләрдән социаль дистанцияне тотуны сорыйлар, дип хәбәр ителә Кабан күле буеның Instagram-аккаунтында.
Сүз уңаеннан, «Девятаев» фильмы студентлар өчен тәкъдим ителгән иде.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев