Логотип Идель
Яңалыклар

ДӘФ - ИМЧЕЛӘР КОРАЛЫ

«КӨЙ-MELODIA» рубрикасында үзенчәлекле борынгы уен коралы белән танышырга мөмкин. Дәф - имчеләр арасында киң популярлык казанган уен коралы саналган.

«КӨЙ-MELODIA» рубрикасында үзенчәлекле борынгы уен коралы белән танышырга мөмкин. Дәф - имчеләр арасында киң популярлык казанган уен коралы саналган.

Дәф татар музыка сәнгатендә аз өйрәнелгән һәм фәнни яссылыкта кагылмаган диярлек. Фактик материаллар табу кыен. Яңа тарихи дәвердәге милли сәнгатьтә дәфтә башкару традицияләрен, алымнарын югалту бу уен коралын онытылуга китерделәр, ди фольклорчы Геннадий Макаров.

-    Дәфнең татар сәнгате моделенең структурасыдагы урынын тәгаенләгәндә без татар мәдәниятенең даими рәвештә үзгәреш кичереп торганын исәпкә алырга тиешле. Без игътибар итәргә тиешле ки, татар мәдәнияте эчтәлегендә  төрле тарихи дәверләрдә  үзенә хас жанрлар, өслүб, социаль-коммуникатив, эстетик функцияләр булган. Алар өстенлек алып тораганга күрә һәрбер дәвернең үз мәдәни йөзе барлыкка килгән. Бу кагыйдә төрле татар дәф-дөңгерләренә дә кагыла. Кешеләр дәвалаган имчеләр, өшкерүчеләр, багучы, күрәзәләрнең дөңгерләре типология буенча мәдәниятнең борынгы этник тибына туры килә, - диде галим.

Дәфтә уйнар өчен гыйлем һәм әзерлек кирәк. Әлеге уен коралында авыл яки урам көе яңгырату мөмкин түгел. Җәдитчелек чорында гамәлдән төшеп калган, хәзер яңадан музыкаль тормышта үз урынын яулый. «Идел»нең ютуб каналындагы «КӨЙ-MELODIA» #9 дәфнең сихри тавышын да ишетергә мөмкин.

«Идел» журналы 16+

Теги: Дәф, татар уен коралы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев