Логотип Идель
Яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллина кабактан тиз генә нәрсә пешереп булганын сөйләде

Кабаклар бакчадан өйгә кереп утырды. Нәрсә пешерергә белмисезме? Әллә ни мәшәкатьле булмаган бер рецепт бар икән. Аны җырчы Дилә Нигматуллина үз инстаграмында уртаклашты.

Кабаклар бакчадан өйгә кереп утырды. Нәрсә пешерергә белмисезме? Әллә ни мәшәкатьле булмаган бер рецепт бар икән. Аны җырчы Дилә Нигматуллина үз инстаграмында уртаклашты.

Кирәк булачак:

кабак;
бер-ике теш сарымсагы;
карри яки куркума дигән тәмләткеч;
кокос сөте;
атланмай;
кунжут;
«французские травы» яки «прованская смесь» тәмләткече.

«Кабакны шакмаклап турыйсың да тоз саласың. Бер ике теш сарымсакны угычтан уып, кабакка салып болгатасың. Карри яисә куркума дигән тәмләткеч һәм сары май салып электр яисә газ мичендә бер 30-35 минутка тыгасың. Пешеп чыккач, өстенә кокос сөте саласың. Кунжут орлыклары бар икән, шулай ук сибеп җибәрсәгез була... Шулай ук «французкие травы» яисә «прованская смесь» дигән тәмләткеч тә бик килешә», – дип язган Дилә.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев