-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухинның никахлашуы турында: миннән корбан ясамагыз!
Марат Мухинның соңгы посты татар инстаграмында иң күп гауга чыгарганнарның берсе булды. Композиторны Диләне бала белән калдырып китүдә гаепләүчеләр дә булды. Кичә Марат Мухинның язмасын куйган идек.
Бүген Дилә дә бу темага пост куйган.
«Әйе, без Марат белән күптән бергә түгел. Ләкин мин аеырылышу сәбәпләрен сөйләргә җыенмыйм. Без аның белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Булат та Марат белән яхшы мөнәсәбәттә. Ул хәтта никахка да чакырулы иде.
Марат бик яхшы әти, ул кызыбызны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Мин Марат өчен бик шат һәм аңа чын күңелдән гаилә бәхете телим.
Хөрмәтле дуслар, зинһар, миннән корбан ясамагыз. Мин бәхетсез кешегә охшаганмыни? Мин күптән кияүдә, ләкин шәхси тормышымны кешегә күрсәтергә теләмим. Минем моңа хакым бар», – дип язган җырчы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз