-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Димитровградка Татарстан ике команда алып бара

Бу ял көннәрендә Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры узачак. Татарстан бирегә ике команда алып бара.
Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, ярышлар яшьләр арасында һәм олылар арасында узачак. Һәр ике категориядә дә татарстанлылар алтышар көрәшче алып бара. Башкарма директор искәрткәнчә, олылар арасындагы ярыш мастерлык статусына ия, яшьләр исә спорт остасына кандидат исеме алырга мөмкин.
Шулай итеп, зурлар арасында Димитровградка түбәндәге көрәшчеләр барачак: Дмитрий Гайниев, Рөстәм Салахов, Илшат Таһиров, Айрат Хәйруллин, Данис Закиров һәм Айрат Фәтхуллин. Олылар арасында тренер итеп Җәүдәт Хөсәенов билгеләнгән.
Яшьләр арасында исә Татарстан данын Айнур Каюмов (Чаллы), Самат Нәбиуллин (Киров-Мәскәү районы), Салават Гәрәев (Саба), Рәсүз Акберов (Минзәлә), Николай Захаров (Лаеш) һәм Әлмир Мифтахов (Арча) яклаячак. Яшьләр белән Илһам Волков җитәкчелек итәчәк.
Моннан тыш, ярышларга хөкемдар булып Динар Зиннәтуллин һәм Әүхәт Мөхәммәдиев, шулай ук команда җитәкчесе булып Равил Хәйруллин үзе дә барачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз