-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Динә Гарипова ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Казандагы юбилей концертында чыгыш ясаячак
10 декабрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 85 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Коллектив үзенең юбилей концертын республиканың төп сәхнәсендә – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткәрәчәк. Тамашачылар 30 артык концерт номерын күрә алачак. Чараның чакырылган кунагы – Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проектында җиңүче, “Евровидение” финалисты Динә Гарипова. ТР Дәүләт ансамбленең хор төркеме белән берлектә ул “Гөлҗамал” татар халык җырын башкарачак. Әлеге номер – уртак иҗади эксперимент.
Бу кичтә сәхнәгә “Созвездие-Йолдызлык” XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивале катнашучылары – Мамадыштан “Лаборатория” бию коллективы һәм Биектау районыннан Әдилә Зиннәтулина да чыгыш ясаячак. Алар – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен” “Республика казанышы” махсус бүләгенә ия булды.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балалар вокаль-хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр дә үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта студиядә 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 50 якын бала шөгыльләнә. Студиянең иң яхшы укучылары дәүләт ансамбле артистлары белән бер сәхнәгә “Гармун-гармун”, “Яз” һәм “Егетләр” номерында чыгачак.
Айрат Хәмитов әйтүенчә, концертта ТР Дәүләт ансамбле артистларының күп санлы соло номерлары планлаштырылган. “Алтын фонд”тан тыш, яңа номерлар да тәкъдим ителәчәк. Программа “Халкым” патриотик җыры (В. Усманов музыкасы, Н.Касыймов сүзләре) белән тәмамлана. Бу җыр ансамбльнең иҗади язмышына аваздаш. “Безнең коллектив-милләтнең чын йөзе, - дип ассызыклады ТР Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе. - Гүзәллек, югары осталык, башкаруның күңелгә үтеп керүе һәм җанлы тавыш – болар барысы да беркемне дә битараф калдырмыйча, энергиянең бердәм үзәгенә җыела”.
1937 елда оештырылган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – уникаль коллектив. Аның репертуарында татар халкының милли традицияләре саклана һәм пропагандалана. 85 ел эчендә 50 артык уникаль программа, күпсанлы аерым номерлар һәм композицияләр булдырылган. “Безнең коллектив сәхнәдә берьюлы дүрт сәнгать юнәлешен күрсәтә: музыка, бию, җыр һәм костюм. Шуңа күрә тамашачының татар халкы – моңы, тарихы һәм язмышы турында тулы сурәте туа”, - дип ассызыклады коллектив директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз