Логотип Идель
Яңалыклар

Динә Закирова: “Скрипка – җанымның яртысы”

Күңелемдә хәтта: "Әллә скрипкада уйнарга өйрәним микән?", – дигән фикер дә туды. Кем белә, бәлки өйрәнермен дә. Динә өйрәнгән бит!

Күптән түгел мәктәбебезгә көтеп алган кадерле кунакларыбыз – Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары – танылган скрипкачы, күпләр тыңлаучы ТНВ каналының "Җырлыйк әле!" тапшыруы хезмәткәре Динә Закирова һәм аның ире – Галиәсгар Камал театры артисты, актер – Илнур Закиров очрашуга килделәр.

Җәлил премиясен юкка бирмиләр

Республикабызның иң матур парларының берсенә Татарстан Республикасының иң мәшһүр премиясенең берсен – герой-шагыйрь Муса Җәлил премиясе туган телне саклау һәм үстерү өчен бирелгән иде. "Минем сәхнә образым – чын татар кызы. Озын күлмәк, чигелгән калфак белән генә чыкканда үземне чын мәгънәсендә милләтебезнең бер вәкиле итеп тоям. Татар теле – дөньядагы иң матур, моңлы, назлы телләрнең берсе", – диде Динә ханым телебезгә мәдхия укып. Аның ире Илнур Закировның сөйләменә сокланып караучылар күп булды. Саф татарча, бер чит сүз дә кулланмыйча сөйләшүче йолдызлар сирәк ләбаса! Чыннан да, үлемсез шагыйребез Муса Җәлил премиясен юкка бирмиләр икән дигән фикергә килдем мин әлеге гомерләрен татар сәнгатен үстерүгә багышланган шәхесләрне күргәч.

Безне сәхнә кавыштырды

Шулкадәр дә пар килгән, бер-берсенең күзләренә генә карап торучы матур пар ул Динә һәм Илнур Закировлар. Икесе дә иҗат кешеләре, икесе дә гомерләрен сәнгатькә, театрга һәм татар моңының үсешенә багышлаган илебезнең бөек вәкиле. Ничек танышты соң әлеге йолдызлы пар дигән сорау күпләрнең күңелендә уянгандыр, мөгаен. Баксаң, аларның кавышуы да сәхнәдә булган – аларны иҗат дөньясы таныштырган! Илнур Закиров, түбәндәге сорауга болай дип җавап бирде: "Менә бервакыт без театрда " Яшь йөрәкләр "спектаклен куя идек. Мин, яшь чак – юләр чак дигәндәй, сүзләрен бик белеп бетерми идем. Шулай да, ничек тә ерып чыктым әле. Динәкәем әлеге спектакльда скрипкада уйный иде. Мин роль сүзләрен әйткән вакытта никтер ансамбльга күз карашымны ташладым. Карасам, анда кулына скрипка тоткан яшь кыз бала миңа сөзеп, усал итеп карап тора. Мин аптырадым, шулай ук, бер күрүдә йөрәгем жу итте. Чибәрлеге хәйран калырлык иде, менә нәкъ хәзергечә", – дип сөйләде Ильнур абый хатынының күзләренә мәхәббәтле караш ташлап. "Минем актерлар сүзләрен бутаганда җан ачуым чыга иде. Без, музыкантлар, репетиция вакытларында актерларның сүзләрен инде үзебез ятлап бетерә идек. Алар буташса, шуның хәтле күңелсез була иде. Шулай да, озын буйлы, төз Ильнур абыегызга минем дә күзем төште", – дип елмайды Динә ханым. Аларның мәхәббәт җимешләре – җиде яшьлек кызлары быел мәктәпкә барган. Аларның гаилә җылысы сүрелмәсен, бәхетләре кимемәсен дигән теләктә калдым.

Әнием сүзе – канун

Динә ханым беренче тапкыр скрипканы кайчан, ничек кулына алган соң дигән сорау күпләрдә кызыксыну уяткандыр. Баксаң, скрипканы нәни Динәнең җене сөймәгән икән! "Мин алты яшемдә музыкадан туйган, гарык булган идем, скрипканы күрмәс дәрәҗәгә җиткән идем инде. Әмма әниемнең сүзе нык иде. Ул киләчәгемнең скрипка белән бәйле буласын алдан ук уйлап куйган. Мине гел көйләр уйнатып, сәнгать мәктәбенә йөреп, укытучылардан әзерлек дәрәҗәмне сорап торды әни. Гел контрольда тотты. Минем аңа хәзерге вакытта ничекләр рәхмәтле булуымны күз алдыгызга китерә алмыйсыз. Хәзер гомеремне скрипкасыз гомумән күзаллый да алмыйм. Хәтта кибеткә чыксам да, скрипкам өчен борчылам. Скрипка – җанымның яртысы. Ул минем чын, гомерлек дустым. Мин хис-тойгыларымны, уй-кичерешләремне, җан серләремне аның белән генә бүлешә алам", – диде Динә Закирова скрипкасын сыйпап. Барлык укучылар да Динә ханымнан скрипкада уйнауын үтенделәр. Динә, елмаеп, үзенең иң матур, Җәлилгә багышланган көен уйнады. Зал тын алмыйча тыңлады. Динә скрипкага җаны-тәне белән гашыйк, шуңа күрә аның көйләре эчкерсез, ихластан яңгырый. Аның кебек нәзәкатьле, матур уйнаучы, музыкага бирелгән кешене күргәнем юк иде әле.

Миннән шагыйрь чыкмады    

Илнур Закировның сөйләме барыбызны да хәйран калдырды. Аның үзенең иҗат иткән җимешләре бар микән? Әлеге сорауга Ильнур абый гадәттәгечә тапкыр җавап бирде. "Бермәл минем шигырь яза башлыйсым килде. Менә, әз-мәз языштыргалаган әйберләремне туплап, Ркаил абый Зәйдуллага юнәлдем. Ул, минем китабымны әзрәк караштыргалады да, "Кхм, Илнур энем, юбилееңа бу китабыңны бирермен әле, яме ", – диде мыек астыннан гына елмаеп. Мин бик нык үпкәләдем әле аңа ул вакытта. Соңрак, бу вакытларны бергәләп, көлешеп искә алырга калды", –диде ул хатирәләргә бирелеп. Аңа Динә Закирова да кушылды: " Минем дә бик берәр матуур көй язасым килгән вакытлар күп булды. Җанга ошаган көй ишетү белән:" Их, бу көйне мин язган булсаммы ", – дигән уй килә шул. Ләкин барып чыкмый. Бирелмәгән", – диде ул, әзрәк моңсуланып. Әмма кешегә бөтен нәрсә дә беркайчан да бирелми, булганына шөкер әйтеп, канәгать булып яшәргә кирәк. Ә Динә һәм Илнур Закировларга Аллаһы Тәгалә болай да бер өем талант биргән.

Зурлап каршыладык

Кадерле, көтеп алынган кунакларыбызны без бик зурлап, кадерләп каршыладык. Башта аларга гимназиябезнең "Кызыл Ромашка" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз чыгыш ясады. Экскурсовод кызларыбыз музейның һәрбер истәлекле әйбере турында бәйнә-бәйнә, җентекләп сөйләде. Кунакларның йөзеннән елмаю чаткылары китмәде. Соңыннан гимназиянең актлар залында барлык сыйныфлар өчен дә көтеп алынган очрашу оештырылды. Балтач Сәнгать мәктәбеннән килгән укучылар баянда, фортепианода уйнап, җырлап, биеп, хәтта шигырь укып та күрсәттеләр. "Себер тракты һәм Муса Җәлил" музее җитәкчесе Фирая Зыятдинова, кунакларны котлап, бик матур чыгыш ясады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичәне исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы алып барды.

Көтеп калабыз

Динә һәм Илнур Закировларның килүе мәктәбебездә бик сөенечле вакыйга булды. Алар кайту юлына чыкканда, күпләр, саубаллашасы килмичә, кичәнең дәвам итүен үтенделәр, әмма, кызганычка каршы вакыт бик тыгыз иде шул. Сәхнә кешесенең һәр секунды язылган дип юкка әйтмиләр бит. 
Әлеге очрашу күңелемдә матур хатирәләр, тирән тәэсир калдырды. Күңелемдә хәтта: "Әллә скрипкада уйнарга өйрәним микән?", – дигән фикер дә туды. Кем белә, бәлки өйрәнермен дә. Динә өйрәнгән бит!

Рәйсә Абдуллина

"Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган

гимназиясе"нең 9 сыйныф укучысы (Балтач районы)

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев