Логотип Идель
Яңалыклар

«Динамо Санкт-Петербург» хоккей командасы уенчысы Тимур Фәйзетдинов реанимациядә вафат булган

Тимурның башына шайба эләккән. Артериягә туры килгән.

«Динамо Санкт-Петербург» хоккей командасының 19 яшьлек уенчысы Тимур Фәйзетдинов реанимациядә вафат булган. Бу хакта “Матбугат.ру”телеграм-каналы хәбәр итте.

Харламов кубогына Ярославль «Локомотив»ы белән уен вакытында күңелсез хәл килеп чыга. Тимурның башына шайба эләккән. Артериягә туры килгән. Шуннан соң егетне сырхауханәгә илтәләр. Әмма яшь хоккейчыны саклап кала алмыйлар... Тимур Фәйзетдинов команданың капитаны булган. 200 уенда катнашкан, диелә хәбәрдә.

фото: Mhk.dynamo.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев