Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Атна буе бәйрәм итәбез! Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үткәрәсең дигән гыйбарәне ай, атна, хәтта аерым бер көнгә генә карата да кулланырга яратам мин. Ә бу атнаны җиңел генә үткәреп җибәрергә мөмкинлек тә бар. Дөрес, 16 октябрь — Халыкара җитәкчеләр көне булуын онытмаган һәм иртән иртүк үзегезнең боссны бәйрәме белән ихлас котлап өлгергән очракта гына бу мөмкин.
      26
      0
      0
    • “Элвин Грей үлгән!” (БУЛГАН ХӘЛ) Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: ”Ни булды?”, дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: “Элвин Грей үлгән!”, дип кабат үксергә тотынды.
      96
      0
      0
    • Яшь ярымлык кызын суеп үтергән атаны экспертизага җибәргәннәр 3 июль көнне Камил Якуп урамындагы йортларның берсендә ир-ат үзенең кызын суеп үтергән. Ул сабыйның муенына өч тапкыр пычак белән кадаган.
      327
      0
      0
    • Казандагы "Кольцо"ны ничек үзгәртәчәкләр? (фото) Кичә Казандагы "Кольцо" сәүдә үзәгенең реконструкциясе ачык конкурсы җиңүчеләре билгеләнде. Җиңүчеләр - Мәскәүнең яшь архитекторлары. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның баш архитекторы Илсөяр Төхватуллина хәбәр иткән. 
      166
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      784
      0
      5

    Дини сорау: пробирка балаларын табу рөхсәт ителгәнме?

    Россиядә бала таба алмаган һәр ананың ЭКО ярдәмендә балага узуын белгәч, бик гаҗәпләнгән идем. Коллегалар әйтүенчә, андый гаиләләр Татарстанда да бик күп икән. Интернеттан кереп укыган идем, процедура да мин көткәнчә катлаулы һәм кыйбат булып чыкмады. Ә дин моңа ничек карый икән? Ватаным Татарстан бу сорауга җавап тапкан. Җавапны без дә уртаклашырга булдык. 

    Cоңгы вакытта җәмгыятебездә бала назын татый алмаучы гаиләләр артты. Еллар буе бала таба алмаган гаиләләр проблеманы хәл итүнең төрле юлларын эзли. Кемдер тәрбиягә бала ала, ЭКО ысулы белән балага узучылар, суррогат әни яллаучылар бар. Дин ягыннан бу рөхсәт ителәме? “Иске таш” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов белән шул хакта сөйләштек.

    – Әлхәмделилләһи Раббил галәмин! Әлбәттә, бала ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Коръәни-кәримдә Раббыбыз: “Теләгән бәндәмә – кыз бала, теләгән бәндәмә ир бала бирермен. Теләгәннәренә берсен дә бирмәмен. Теләгәннәренә кыз бала да, ир бала да булыр”, – дип әйткән. Безнең динебездә, Коръәни-кәримдә бу уңайдан шундый гыйбрәтле хәл җиткерелә: Зәкәрия пәйгамбәр гомер буе, бала бирүен сорап, Аллаһы Тәгаләгә дога кыла. Инде үзе туксан тугызга, балага узмый торган хатыны туксанга җиткәч кенә Раббыбыз аңа Яхъясын бирә. Ягъни баласы булган кеше баласы булмаганны аңлый алмас. Бала булмау гомергә, тормышка ниндидер караңгылык китерә. Шуңа күрә әлеге гаиләләр ничек тә үзен бәхетле итәргә, бала назын тоеп калырга тели.   Мондый очракларда без ислам динендә иң элек бала сорап дога кылырга кушабыз. Эшне догадан башларга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Бер, ике, өч ай, берничә ел сорагыз. Доганы беркайчан да туктатмагыз. Балага уза алмау – Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы ул. Әле ЭКОга кадәр, табибларның бик катгый диагнозы булмаса, чистарыну, ниндидер диета тоту да бик нык ярдәм итә. Хәзерге вакытта, организмны чистартып, һәртөрле шлаклардан котылып, балага узуның бик күп төрле ысуллары билгеле.

    – ЭКО ысулы белән авырга узучылар, суррогат әни яллаучылар бар. Бу рөхсәт ителәме?

      – Әгәр чистарынулар, төрле медицина ысуллары ярдәм итмәсә; табиблар,  балагыз булмаячак, дип вердикт чыгарса, ул вакытта шәригатебез ЭКО аша балага узу мөмкинлеген рөхсәт итә. Әмма монда берничә төрле шарт бар. Беренчедән, никах булган сурәттә генә ир-ат белән хатын-кызның сперматозоидларын катнаштырырга, кушарга мөмкин. Икенчедән, чит хатын-кызның яки чит ир-атның сперматозоидын алып, бигрәк тә пробиркада үстереп, аннан соң аны башка, чит хатын-кызга – суррогат анага куеп үстерү шәригать буенча тыела. Шуңа күрә үз хәләл иреңнең, хәләл хатыныңның мәни орлыгын берничә ай җыеп (аның методикасы бар),  үз хатыныңның карынына куеп үстерү ысуллары бар. Шушы ЭКО, шушы ысул гына динебездә дөрес санала. Башкалары дөрес түгел. Бигрәк тә суррогат ана рөхсәт ителми.

    – Сез әйткән рөхсәт итү Аллаһы Тәгаләнең ихтыярына каршы килү булмасмы?

     – Әхлак ягыннан караганда андый сорау туу табигый. Әгәр ислам галимнәренең мондый рөхсәте, фәтвасы бар икән (егерме ел элек чыккан фәтва инде бу), моңа икеләнеп, шикләнеп карамаска кирәк. Ул Коръән һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре нигезендә чыгарылган, расланган. Бу берничек тә тыкшыну түгел. Чөнки җанны барыбер Аллаһы Тәгалә бирә. Сабыйның кыз баламы, ир баламы булачагын да фәкать Раббыбыз билгели. Шуңа күрә бу – үзенә күрә бер тырышу, үзенә күрә бала булсын дип бер хезмәт кую. Бала булсын өчен, моңа бөтен мөмкинчелекләрне эзләп, сәбәбен кылу дип тә әйтергә була моны.

      – Ул чагында сәбәп нәрсәдә соң?

      – Дөньяда һәм диндә бер хакыйкать бар. Кеше ниндидер гамәл кыла икән, әйтик, шәригать рөхсәт итмәгән ЭКО эшләнсә,  йә булмаса, финанс җинаяте кылса, моңа җәза бирелми калмый. Финанс җинаятен кылучыны кулга алып хөкем итәләр. Бу кеше, ник мондый хәрәмләшүгә бардым икән, дип үкенми калмый. Мондый кырын юлга басуның сәбәбе нәфесне тыя алмау гына түгел, ун-унбиш ел элек кемнедер рәнҗетүнең, бик авыр хәлгә куюның нәтиҗәсе, җәзасы булуы ихтимал. Хәтта ул әлеге финанс җинаятендә гаепле дә булмас. Әгәр кеше җәзага тартылган икән, димәк, ул кайчандыр кырын эш кылган. Шуңа күрә ЭКОга барганы өчен генә түгел, башка гөнаһлары өчен дә Аллаһы Тәгалә  җәза, авыру бирергә мөмкин. Без – адәм балалары моны аңлап бетерә алмыйбыз.  

    –  Әгәр ир кешенең дә, хатын-кызның да орлыгы, мәние сыйфатсыз булса, нәрсә эшләргә? Күпме генә сорасаң да, бала булмаячак бит.  

    – Без еш кына кайбер нәрсәләрнең булмавын бәхетсезлек дип кабул итәбез. Әмма байтак кына ата-ана, балаларыннан рәхәт күрмичә, аларның итагатьсезлегеннән, тәүфыйксызлыгыннан җәфа чигеп яши. Бәлкем Аллаһы Тәгалә шушы рәвешле  әти-әни булырга теләгән бу кешеләрне ниндидер бәла-казадан, җәбер-зыяннан аралыйдыр. Без бит белмибез. Шуңа күрә, әлхәмделилла, дип моңа тыныч карарга кирәк. Иманыбызның алтынчы терәге – тәкъдирнең хәерлесенә дә, хәерсезенә дә инану. Аллаһы Тәгаләнең шушы тәкъдиренә риза булу.  

    – Ничек тә бала багасы килеп, ятимнәр йортыннан берне генә түгел, берничә үксезне асрамага  алучылар бар. Нинди бала эләгә бит?! Ятим бозау асрасаң, авыз-борының май булыр, ятим бала асрасаң, авыз-борының кан булыр, дигән мәкаль тиктомалдан гына тумаган.

     – Ятим баланы тәрбиягә алган вакытта ниятең дөрес булырга тиеш. Беренчедән, ул үз нәфесеңне кайгырту, бала багып куану өчен генә түгел. Иң әүвәл күңелдә, йөрәктә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ятим балага ана, ата назы бирәсебез килә, дигән ният булырга тиеш. Бала сиңа шатлык китерүне түгел,  балага хәерле тормыш, җылы ризык, кием, мал бирүне алга сөрсәң, Аллаһы Тәгаләнең синнән риза булуын теләсәң, бала  гаиләне тулыландыра дигән ниятең өченче урында булганда гына бу гамәлгә алынырга кирәк. Чөнки тәрбия бирү җиңел гамәл түгел. Рәсүлебез салаллаһү галәйһиссәлам, ятим баланы тәрбияләп үстергән кеше, ятим баланы тәрбияләп үстерүче минем белән бер дәрәҗәдә булыр, дигән.  Рәсүлебез белән җәннәттә бер дәрәҗәдә булу бер дә ансат эш түгел, авыр гамәл. Чөнки без нинди ата-ананың баласы икәнен белмибез. Кечкенә чакта бөтенесе матур, сөйкемле, назлы була. Аллаһы Тәгалә аларга сөйкемлелек сала. Үсә-үсә аларның холкы ачыла. Геннарның 30 – 35 проценты балаларга ата-анадан, әби-бабадан күчә. Үсә төшкән саен кешенең холкы ачыла бара. Шушы холкын, икенче төрле әйткәндә, әхлаксызлыгын күрсәтә башлаганда сабырлык, түземлелек кирәк. Менә монда инде Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, төп вазифаңны үтәү зарур. Шуңа күрә асрамага бала алганда ниятеңнең дөрес булуы, дөньяны гына түгел, ахирәтне дә искә алып эшләү таләп ителә.

     

        Рәшит МИНҺАҖ

    Ватаным Татарстан 

     

    Фото: pixabay

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама