-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Салават Фәтхетдинов турында кызыклы фактлар
Бүген Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулды. tuylar.ru сайты җырчы турында 10 кызыклы факт белән уртаклашты.
Ә син боларны белә идеңме?
1. Салаватны әнисе кыз туар дип көткән.
2. Җырчының балачак хыялы – үз зоопаркын булдыру. Хыялы тормышка ашкан.
3. Мәктәпне тик “5ле" билгеләренә тәмамлый.
4. Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.
5. 1989 елдан бирле сольный концертлар куя.
6. Төркиядә диңгез янында кечкенә фатиры бар.
7. Кумиры – Илһам Шакиров.
8 .Җырчы – ябалак: иртәнге биштә генә йоклап китә ала.
9. Яраткан ризыгы – хатыны пешергән кыстыбый.
10. Кызы Алинә Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз