Логотип Идель
Яңалыклар

ДИСТАНТКА КҮЧМИБЕЗ...

Республикада бер мәктәп тә карантинга ябылмаган.

Республикада бер мәктәп тә карантинга ябылмаган. Татарстанда дистанцион укуга күчәргә җыенмыйлар. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында белдерде.

«Без читтән торып укуга күчмибез. Без инде 19 марттан күчеп алдык, шуңа күрә БДИны күчердек, төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгардык. Бүген без балаларның мәктәптә булуын тәэмин итәргә тиеш, чөнки мәктәптә укытучы бар, иммунитетны ныгыту өчен яхшы кайнар ризык бирелә, социализация бара. Бик күп ата-аналар мәктәпне япмауны сорап мөрәҗәгать итә. Чөнки балалар мәктәптә укытучыдан белем һәм тәрбия ала», — ди министр.

Һадиуллин республикада бер генә мәктәп тә ябылмаганын, чамасы белән 15-20 сыйныфта аерым укыту оештырылу әйтте. Бүгенге көндә Татарстанның 1 485 укытучысы «больничныйда», ләкин көн саен 150дән артык укытучы терелеп эшкә чыга. «Грипп һәм ОРВИ сезонында һәрвакыт шулай булды. Балалар арасында авыручылар проценты бик аз», — ди министр.

«Читтән торып уку булганда, әти-әниләр балалар көне буе компьютер артында, бу сәламәтлек өчен зыянлы, диде. Барысына шартлар да юк, мәсәлән, гаиләдә өч бала булса, барысының да компьютеры юк. Кайбер төбәкләрдә югары уку йортлары читтән торып укуга күчә. Өлкән сыйныф укучылары өйдә утырыр дип уйлыйсызмы? Алар хәзер урамга, сәүдә үзәкләренә чыгып китәчәк. Мондый йөрүләр тагын да зур проблемалар тудырырга мөмкин», — ди ул.

Министр искәрткәнчә, һәр иртә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның температураларын үлчиләр. «1 сентябрьдән башлап иртәнге фильтрдан 9 813 бала үтмәгән. Ягъни авыру балаларны өйләренә озаттылар», — дип тәмамлады ул.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев