Логотип Идель
Яңалыклар

ДИСТАНЦИОН ЭШКӘ КҮЧӘБЕЗМЕ?

Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә бәйле төзәтмәләр кертеләчәк.

Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына дистанцион эшләүгә бәйле төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков илнең Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең Генераль советы утырышында хәбәр итте, дип яза РИА Новости агентлыгы.

«Яңалыклар күп кенә хезмәткәрләргә дистанцион рәвештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Без кертелә торган үзгәрешләрнең хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар тудыруын яхшы аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте ул.

«Шул ук вакытта безнең төп бурыч — хезмәткәрләрнең хокукларын саклау», — дип ышандырды Котяков.

Коронавирус пандемиясе тәҗрибәсенә нигезләнгән дистанцион эш белән бәйле хезмәт законнарындагы төзәтмәләрне карау яз көне үк башланган иде...

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев