Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

    ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр.

    Бу адым инфляция йөген җиңеләйтүгә, фәкыйрьләр санын киметүгә китерәчәк. Шулай итеп, МРОТны ике тапкыр диярлек арттырып, 30 мең сумга  җиткерү күздә тотыла. Парламентчылар исәпләп чыгарганча, әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттыру өчен 1,16 триллион сум кирәк булачак. Хәзерге көндә  15 279 сум. 

    Реклама

    “Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме Европаның күпчелек илләрендәгедән кимрәк. МРОТның түбән дәрәҗәдә булуы халыкның кереме ягыннан нык аерылуына, җитештерүнең кимүе, “күләгәдәге” икътисадның киңәюенә, социаль киеренкелекнең үсүенә китерә”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.

    ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов фикеренчә, хезмәткә түләүнең минималь күләмен нәкъ менә хәзер – киләсе елга бюджетны әзерләү чорында яңадан карарга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!