Логотип Идель
Яңалыклар

Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар

Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.

Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.

Әлеге үзгәрешләр, хупланган очракта, гаиләләрне эчке эшләренә артык тыкшынудан сакларга, шул рәвешле гаилә институтын ныгытуга ярдәм итәчәк. Аларны әзерләүдә министрлык, ата-аналар комитеты белгечләре дә катнашкан. Закон проектына көзге сессиядә кабат әйләнеп кайтырга җыеналар.

Ә аңа кадәр нәрсә тәкъдим итәргә һәм үзгәртергә җыеналар соң?

Беренчедән, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган очракта (шул исәптән вакытлыча да) туганнарның бала тәрбиясенә хокукы. Моны законда ук беркетергә телиләр. Балага барыбер дә гаиләгә якын булган кешеләрнең наз-тәрбиясе кадерлерәк инде. Бу очракта туганнар дигәндә кода-кодагыйлар да, исем ата-аналары да һәм башкалар да керә. «Баланы кем тәрбиягә ала?» дигән сорау килеп тугач, аларның өстенлекле хокукы булачак дигән сүз. Бу инде ата-анасыз калган сабыйны теләсә кемгә тапшырырга киртә куячак. Судта да баланы бу кешеләргә бирмәскә дигән карар чыгару өчен саллы дәлилләр таләп ителәчәк.

Тагын бер үзгәреш терминологиягә кагыла. Димәк, гаилә кыйммәтләрен боза торган атамаларга көн бетәчәк. «Беренче номерлы ата-ана», «икенче номерлы ата-ана» дигән кебек сүзләр булмаячак. Баланы тапкан да, баккан да кешеләр ата-ана санала – шуның белән шул.

Шулай ук ата-аналарның баланы тәрбияләү ысулларын сайлау хокукы да законда беркетеләчәк. Тик, билгеле, алар баланың сәламәтлегенә зыян китерүне яисә законнарда тыелган башка гамәлләр кылуны күздә тотарга тиеш түгел.

Тагын бер үзгәреш ата-ананың намуслы булырга тиешлегеннән чыгып кабул ителәчәк (презумпция добросовестности). Ягъни дәүләт, балаларның мәнфәгатьләренә туры китереп, һәм суд намуссызлыкларын карар нигезендә билгеләгәнчегә кадәр, барлык ата-аналарны да гамәлдә дип таныячак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев