-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Дәүләт Советына депутат булып яшьләр сайланырмы?

Яшьләр парламентта тәкъдим ителергә тиеш. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин яшь политтехнологлар форумында әйтте.
“Өлкән яшьтәгеләрне һәм яшьләрне бер-берсенә каршы куярга ярамый. Бу тәҗрибәле кешеләр һәм яшьләр өчен дә отышсыз дип уйлыйм. Парламентта яшьләр тәкъдим ителергә тиеш. Күптән түгел бездә квота буенча бәхәс туды. Генераль советтан 10 процент яшьләр булсын дигән боерык килә иде. Хәзер бу юк. Яшьләр дә квота булдырып аларның дәрәҗәләрен кысуны аңлагандыр дип уйлыйм. Болай эшләргә ярамый, без барыбыз да тигез”, - диде Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, яшьләрнең өстенлеге максатчан һәм креатив булуда. “Сез киләчәктә безнең тормышны камилләштерү буенча дебатларга һәм тәкъдимнәргә әзер булырга тиеш. Теләсә нинди очрашу, форум өчен кызыклы тема табарга кирәк, шул вакытта теләп киләчәкләр. Бу яшьләргә, ветераннарга һәм тамашачыларга кагыла торган яхшы тема булырга тиеш. Шул вакытта сез үз позициягезне белдерә аласыз”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Ул шулай ук Яшь политтехнологлар форумы Казанга Россиянең барлык субъектларыннан диярлек вәкилләр җыюы, 400дән артык яшьләрнең партия һәм сәяси тормыш проблемаларыннан тыш, социаль корылыш турында да ачык фикер алышуларын искәртте. “Бу безнең, Россия субъектлары җитәкчеләре өчен зур файда китерәчәк, ә яшьләр бер-берсе белән аралашудан зур ярдәм алачак.
3 апрельдән Казанда яшь политтехнологлар форумы уза. Чара “Бердәм Россия” партиясенең “ПолитСтартап” кадрлар проекты кысаларында оештырылды. Проектта яшь политтехнологлар – “ПолитСтартап”проектында катнашучылар, “Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе” төбәк штабы җитәкчеләре, медиаменеджерлар, агитаторлар һәм социологлар катнаша.
Программа нәтиҗәләре буенча 2019-2021 елларда сайлау кампанияләрендә кандидатлар белән эшләү өчен яшь технологлар берләшмәсе формалаштырылачак. Көзен Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары узачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/06/184037/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз