-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ДМИТРИЙ ТУМАНОВ ПАСПОРТ ТАПШЫРА
Татарстан Милли музеенда 11 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә «Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!» акциясе узачак.
Биредә Казанның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булачак. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән акция укучыларны туган як тарихы белән таныштыра, балаларда актив гражданлык позициясе кыймәтләренә нигезләнгән узаң формалаштыра, Россия дәүләте символикасы – герб, флаг, гимнга карата ихтирамлы һәм сакчыл караш тәрбияли.
Яшь гражданнар илнең төп гражданины документын Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырым Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә Премия лауреаты, «Халыкны саклау өчен» премия иясе Дмитрий Александр улы Туманов кулыннан алачак.
Д.А.Туманов белән аралашу, һичшиксез, яшь гражданнар өчен әһәмиятле чара, ул аларның гражданлык позициясен формалаштыруда һәм яшь буында патриотик хисләрне үстерүдә уңай чагылыш табачак. Барлык кунаклар, бигрәк тә яшүсмерләр өчен бу истәлекле вакыйга, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гражданины тормышында мөһим тарихка әвереләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз