-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Дөнья авырлыклары турында мәсәл
Кызы әтисе янына киңәш сорарга һәм зарланырга килгән икән:
- Әти, мин барысыннан да туйдым, эшем бик авыр, шәхси тормышымда да катлаулыклар... Ничек минем кебек нәфис кыз кешегә бу авылдыкларның барысына да чыдарга соң?
- Хәзер бер әйбер күрсәтәм үзедә, - дигән әтисеәтисе һәм кызын кухняга алып кергән.
Әти кеше плитәгә өч кәстрүл куйган. Бер кестрүлгә кишер, икенчесенә йомырка, өченче кәстрүлгә кофе салган. Бераз кайнаткан һәм кызыннан сораган:
- Боларның һәрберсенә нәрсә булды?
- Йомырка белән күкәй пеште, ә кофе эреде, - дигән кыз.
- Шулай, - дигән әтисе, ләкин төбенәрәк төшеп карасаң, аңларсың, башта каты булган кишер бераз кайнаткач йомшарып беткән, әз генә бәрелсә дә ватылып ага тораган йомырка, пешкәч каты булган. Күрәсең кыяфәтләре бик үзгәрмәде, ләкин эчләре дә, тәме дә бик үзгәрде. Бу кайнаган су тормыш кыенлыклары кебек. Тыштан нык булып күренгән кеше кайчакта авырлыкларга чыдый алмый, ә йомшак кеше авырлыклар белән очрашкан саен ныгый гына.
- Әти, мин аңладым бугай, ди икән кызы. - Каһвә кайнар суга эләккәч үзе дә үзгәрә, суны да үзгәртә. Судан бөтенләй башка бер эчемлек ясый. Кайбер кешеләр дә шулай, авыр, катлаулы хәлләрдән файда таба беләләр, шулай бит?
- Ансын белмим, каһвә эчәсе килгән иде минем, син килеп таң тишегенннән зарлана башлаганчы, - ди икән әтисе.
Иртәләр хәерле, көннәрегез авырлыкларсыз булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз