-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә быел 1 106 827 кеше катнашкан
Акциянең рәсми сайты (https://diktant.tatar/) чыганагыннан алынган мәгълүмат буенча, быел дөнья буйлап 5 меңнән артык диктант мәйданчыгы оештырылды, шуның 2 меңнән артыгы Татарстан Республикасында.
Ел саен Акциянең географиясе киңәя бара, быел 31 ил һәм Россия Федерациясенең 74 төбәге катнашында узды.
Казан Идел буе (Федераль) университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тел белгечләре тарафыннан диктант текстлар Татарстанда яшәүче милләттәшләребез, татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек яздылар. РФ төбәкләрендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның хатыннан өзек яздылар. Чит илләрдә катнашучылар татар язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев әсәреннән өзек яздылар.
Максаты – татар әдәби телен куллануга һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру; туган телебездә камил сөйләшү һәм язуның үзебез өчен мөһимлеген аңлау, шуңа бәйле рәвештә, язу кагыйдәләрен искә төшерү, туган телебездә орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча, грамоталы язарга омтылу, үзебезнең нинди хаталар җибәрүебезне аңлап, аларны киләчәктә булдырмаска тырышу.
Акция үзенең татарча язу дәрәҗәсен тикшереп карарга теләгән һәм туган теленең язмышына битараф булмаган замандашларыбыз өчен булдырылды.
Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан 2020 елдан башлап, ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканаллары аша язу мөмкинлеге дә тудырылды. Диктант 3 көн дәвамында барды, һәрбер теләгән кеше 25-27 ноябрь көннәрендә Татарстанның төп телеканалларын ачып мөстәкыйль рәвештә диктант язуда катнаша алды.
Туры эфирда диктант язуда Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев,ТР Яшьләр эшләре министры Т.Җ.Сөләйманов, ТР Мәдәният министры И.Х. Әюпова, Татарстан Республикасының Халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова кебек шәхесләр катнашты
Акция – барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, чарада һәр кеше катнаша ала. Оештырылган мәйданчыкларга блогерлар, танылган шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимгый оешмалар һәм иҗади берләшмәләр вәкилләре чакырылды.
Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы.
Искәрмә: Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar (http://diktant.tatar/)/ сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка эленергә тиеш. Димәк, агымдагы елның 27 декбреннән башлап, http://diktant.tatar (http://diktant.tatar/)/ сайтына кереп, “Билгем нинди” төмәсенә басканнан соң, үзегез язган бланктагы телефон номеры белән һәм исем-фамилия буенча белеп була.
Катнашучылар һәм диктант мәйданчыгын оештыручы булып теркәлгәннәр өчен сертификатлар йөкләү шулай ук әлеге күрсәтелгән сайтта каралган.
Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз