Логотип Идель
Яңалыклар

Дөньяның иң карт татар әбисе вафат

Таңзилә Бисембаева үз гомернедә бик күпне күреп өлгерә. Ул революция, Бөек Ватан сугышы, СССР таркалганын күрә. Карчыкның өч улы, ун оныгы һәм 25 оныкчыгы бар.

Кичә Әстерхан өлкәсенең Красноярск районында яшәгән дөньяның иң олы яшьтәге әбисе Таңзилә Бисәмбәева вафат булган. 2016 елдан ул дөньяда яшәүче иң карт хатын-кызы дип танылып Россия рекордлар китабына кертелгән булган.

Таңзилә апага ярты елдан 125 яшь туласы булган. Красноярск районы гәзите хезмәткәре хәбәр иткәнчә, әби тыныч кына китеп барган, аны авыл зиратында җирләгәннәр. 

Таңзилә Бисембаева үз гомернедә бик күпне күреп өлгергән. Ул революцияне, Бөек Ватан сугышын, СССР таркалганын күрә. Карчыкның өч улы, ун оныгы һәм 25 оныкчыгы яши.

 Фото: Дмитрий Рогулин/ТАСС

Фото: Дмитрий Рогулин/ТАСС

.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев