-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Дөньяның иң популяр 10 китабы
Теге яки бу китапны ярату күп очракта зәвык эше. Бөтен кешегә дә бөтен китап та ошап бетә алмый. Күпчелеккә ошаган китап та иң әйбәтләрдән булмаска мөмкин. Һәм әдәби, сәнгати дәрәҗәсе буй җитмәслек югарылыкта булып, җәмәгатьчелек хазинасына әйләнгән китап та күпләргә ошамаган очраклар бар. Шулай булгач, китапларның популярлыгын ничек билгеләргә соң?
Менә бу рейтингны төзүчеләр бөтен якны да исәпкә алган. Бу инде төрле кибетләрнең, китапханәләрнең, гәзит-журналларның үз ягына каерыбрак, китап сәүдәсен яки авторны рекламалауны күз уңында тотып, төзелгән тар карашлы рейтинг түгел. Моны объектив дип атарга да мөмкин. Дөньяда иң популяр 10 китап рейтингын LoveReading. com порталы әзерләгән.
Моны төзегәндә китапларның ничә телгә тәрҗемә ителүе, күпме сатылуы, ничә тапкыр нәшер ителүе һәм китапханәләрдә укылу дәрәҗәсе искә алынган.
Китаплар исемлеге:
1. Коръән (3 миллиард данә).
2. Библия (2,5 миллиард).
3. «Рәис Мао Цзэдун цитаталары» («Цитаты Председателя Мао Цзэдуна») (800 миллион).
4. «Дон Кихот», Мигель де Сервантес (500 миллион).
5. Гарри Поттере турында серия, Джоан Роулинг (450 миллион).
6. «Ике шәһәр турында повесть» («Повесть о двух городах»), Чарльз Диккенс (200 миллион).
7. «Йөзекләр хакиме» («Властелин колец»), Джон Рональд Руэл Толкин (150 миллион).
8. «Нәни принц» («Маленький принц»), Антуан де Сент-Экзюпери (140 миллион).
9. «Алисә могҗизалар илендә» («Алиса в Стране чудес»), Льюис Кэрролл (100 миллион).
10. «Кызыл йорттагы төш» («Сон в красном тереме»), Цао Сюэцинь (100 миллион).
Әлеге китапларның берсе дә диярлек татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Исемнәрнең татарчага тәрҗемәсе — шартлы рәвештә, шуңа күрә русчага тәрҗемә исемнәре җәя эчендә күрсәтелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз